Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #172 Translated in Tatar

إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا وَظَلَمُوا لَمْ يَكُنِ اللَّهُ لِيَغْفِرَ لَهُمْ وَلَا لِيَهْدِيَهُمْ طَرِيقًا
Кәфер һәм залим булган кешеләрне Аллаһ ярлыкаячак һәм туры юлга күндерәчәк түгелдер.
إِلَّا طَرِيقَ جَهَنَّمَ خَالِدِينَ فِيهَا أَبَدًا ۚ وَكَانَ ذَٰلِكَ عَلَى اللَّهِ يَسِيرًا
Мәгәр аларны җәһәннәм юлына күндерер, алар аңда мәңге калырлар. Бу эш Аллаһуга бик җиңел булды.
يَا أَيُّهَا النَّاسُ قَدْ جَاءَكُمُ الرَّسُولُ بِالْحَقِّ مِنْ رَبِّكُمْ فَآمِنُوا خَيْرًا لَكُمْ ۚ وَإِنْ تَكْفُرُوا فَإِنَّ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَلِيمًا حَكِيمًا
Ий кешеләр! Шиксез, сезгә Раббыгыздан хаклык илә расүл килде, Аллаһуга, Коръәнгә һәм расулгә ышаныгыз! Үзегез өчен хәерледер. Әгәр ышануны һәм Коръән белән гамәл кылуны инкяр итсәгез, бит җирдә вә күкләрдә булган нәрсәләр Аллаһуныкыдыр, сезнең ышануыгызга Аллаһ мохтаҗ түгел. Аллаһ һәркемнең эшен белүче вә гаделлек илә хөкем итүче булды.
يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لَا تَغْلُوا فِي دِينِكُمْ وَلَا تَقُولُوا عَلَى اللَّهِ إِلَّا الْحَقَّ ۚ إِنَّمَا الْمَسِيحُ عِيسَى ابْنُ مَرْيَمَ رَسُولُ اللَّهِ وَكَلِمَتُهُ أَلْقَاهَا إِلَىٰ مَرْيَمَ وَرُوحٌ مِنْهُ ۖ فَآمِنُوا بِاللَّهِ وَرُسُلِهِ ۖ وَلَا تَقُولُوا ثَلَاثَةٌ ۚ انْتَهُوا خَيْرًا لَكُمْ ۚ إِنَّمَا اللَّهُ إِلَٰهٌ وَاحِدٌ ۖ سُبْحَانَهُ أَنْ يَكُونَ لَهُ وَلَدٌ ۘ لَهُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ وَكِيلًا
Ий китап әһелләре! Динегездә хактан тышкары чыкмагыз, Аллаһ хакында ялганны сөйләмәгез, мәгәр аңа әйтергә тиешле хак сүзләрне генә әйтегез! Мәрьям угълы -- Гыйсә Аллаһуның рәсүленнән башка һичкем түгел, ул Гыйсә Аллаһуның: Бар бул! – дигән сүзе белән бар булды, ул сүзне Аллаһ Мәрьямгә ишеттерде вә ул сүз Мәрьям карынына рух булып иреште. Аллаһуга вә рәсүлләренә ышаныгыз! Һәм Аллаһ өч – дип һич тә әйтмәгез! Ул сүздән тыелыгыз, әгәр тыелсагыз, үзегез өчен хәерледер. Дөреслектә Аллаһ тиңдәше юк бер Аллаһудыр, баласы булудан Аллаһ гаять пакь, янә җирдә, күкләрдәге һәрнәрсә аныкы һәм дә кешеләр өстеннән вәкил булырга Аллаһ җитә.
لَنْ يَسْتَنْكِفَ الْمَسِيحُ أَنْ يَكُونَ عَبْدًا لِلَّهِ وَلَا الْمَلَائِكَةُ الْمُقَرَّبُونَ ۚ وَمَنْ يَسْتَنْكِفْ عَنْ عِبَادَتِهِ وَيَسْتَكْبِرْ فَسَيَحْشُرُهُمْ إِلَيْهِ جَمِيعًا
Әлбәттә, Гыйсә Аллаһуга кол булудан, аңа гына гыйбадәт кылудан баш тартмас шулай ук итагать итү белән Аллаһуга якын булган фәрештәләр дә Аллаһуга кол булудан баш тартмаслар. Берәү Аллаһуга гыйбадәт кылудан һәм итагать итүдән баш тартса һәм дә тәкәбберләнсә, Аллаһ аларны тиздән кубарыр һәм үз хозурына җыяр хөкем вә җәза өчен.

Choose other languages: