Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #163 Translated in Tatar

وَإِنْ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ إِلَّا لَيُؤْمِنَنَّ بِهِ قَبْلَ مَوْتِهِ ۖ وَيَوْمَ الْقِيَامَةِ يَكُونُ عَلَيْهِمْ شَهِيدًا
Китап әһелләре, әлбәттә, һәммәсе дә Гыйсәгә ышанырлар үлүеннән әүвәл, вә Гыйсә кыямәт көнне аларга шаһит булыр. Ягъни: Мин Аллаһ угълымын, миңа гыйбадәт кылыгыз, дип әйттемме? Киресенчә, Аллаһ ялгыз үзе генә, Аллаһуга гына гыйбәдәт кылыгыз, димәдемме? Һәм сезгә могҗизалар күрсәтмәдемме? Аллаһ хөкемнәрен сезгә ирештермәдемме? – дияр. Алар Гыйсәның сүзләрен дөресләрләр, ләкин файдасы булмас.
فَبِظُلْمٍ مِنَ الَّذِينَ هَادُوا حَرَّمْنَا عَلَيْهِمْ طَيِّبَاتٍ أُحِلَّتْ لَهُمْ وَبِصَدِّهِمْ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ كَثِيرًا
Яһүдләрдән золым итүчеләре вә күп кешеләрне Аллаһ юлыннан тыючылары булу сәбәпле әүвәлдә аларга хәләл булган нәрсәләрне хыянәтләре соңында хәрам кылдык.
وَأَخْذِهِمُ الرِّبَا وَقَدْ نُهُوا عَنْهُ وَأَكْلِهِمْ أَمْوَالَ النَّاسِ بِالْبَاطِلِ ۚ وَأَعْتَدْنَا لِلْكَافِرِينَ مِنْهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
Янә Аллаһ тарафыннан каты тыелган булсалар да, риба, ришвәт алулары һәм кеше малын юлсыз ашаулары сәбәпле хәләл нәрсәләрне аларга хәрам кылдык, һәм яһүдләрнең кәфер булганнарына рәнҗеткүче ґәзабны әзерләдек.
لَٰكِنِ الرَّاسِخُونَ فِي الْعِلْمِ مِنْهُمْ وَالْمُؤْمِنُونَ يُؤْمِنُونَ بِمَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ وَمَا أُنْزِلَ مِنْ قَبْلِكَ ۚ وَالْمُقِيمِينَ الصَّلَاةَ ۚ وَالْمُؤْتُونَ الزَّكَاةَ وَالْمُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ أُولَٰئِكَ سَنُؤْتِيهِمْ أَجْرًا عَظِيمًا
Ләкин хакыйкый белемгә ирешкән ислам галимнәре һәм сиңа иңдерелгән вә синнән әүвәл иңдерелгән китапларга ышанучы мөэминнәр – алар намазларын үтәрләр, зәкят сәдакасын бирерләр һәм Аллаһуга вә ахирәт көненә нык ышанырлар. Әнә шуларга тиздән олы әҗерне – җәннәтне бирербез.
إِنَّا أَوْحَيْنَا إِلَيْكَ كَمَا أَوْحَيْنَا إِلَىٰ نُوحٍ وَالنَّبِيِّينَ مِنْ بَعْدِهِ ۚ وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَعِيسَىٰ وَأَيُّوبَ وَيُونُسَ وَهَارُونَ وَسُلَيْمَانَ ۚ وَآتَيْنَا دَاوُودَ زَبُورًا
Ий Мухәммәд г-м! Сиңа Коръәнне вәхи кылдык Нух пәйгамбәргә һәм аннан соң килгән пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби, вә Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Гыйсә, Әюб, Йунус, Һарун, Сөләйман пәйгамбәрләргә вәхи кылганыбыз кеби һәм Даудка – Забур исемле китап бирдек.

Choose other languages: