Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naziat Ayahs #24 Translated in Tatar

فَأَرَاهُ الْآيَةَ الْكُبْرَىٰ
Муса Фиргаунгә олугъ могҗиза күрсәтте. (Ягъни таягы аҗдаһа булды һәм кулын култыгыннан чыгарган иде кояш кеби якты булып күренде).
فَكَذَّبَ وَعَصَىٰ
Фиргаун Мусаның пәйгамбәрлеген һәм күрсәткән могҗизасын ялганга санады һәм Мусага каршы дошманлык кылды.
ثُمَّ أَدْبَرَ يَسْعَىٰ
Соңра Мусадан йөз чөереп, борылып китте дә теләгән кадәр бозык эшләрне кыла торган булды.
فَحَشَرَ فَنَادَىٰ
Һәм үзенең кавемен вә ґәскәрсн җыйды вә кычкырып нида кылды.
فَقَالَ أَنَا رَبُّكُمُ الْأَعْلَىٰ
Әйтте: Мин сезнең олугъ Раббыгызмын, миннән башка сезнең һич Илаһәгез юктыр, – дип.

Choose other languages: