Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #93 Translated in Tatar

إِنَّمَا أُمِرْتُ أَنْ أَعْبُدَ رَبَّ هَٰذِهِ الْبَلْدَةِ الَّذِي حَرَّمَهَا وَلَهُ كُلُّ شَيْءٍ ۖ وَأُمِرْتُ أَنْ أَكُونَ مِنَ الْمُسْلِمِينَ
Анда золым итүне хәрам иткән Мәккә шәһәренең Раббысына гына гыйбадәт кылу белән мин боерылмыш булдым, һәрнәрсә Аныкыдыр, дәхи Аллаһуга итагать итүче мөселман булу белән мин боерылмыш булдым.
وَأَنْ أَتْلُوَ الْقُرْآنَ ۖ فَمَنِ اهْتَدَىٰ فَإِنَّمَا يَهْتَدِي لِنَفْسِهِ ۖ وَمَنْ ضَلَّ فَقُلْ إِنَّمَا أَنَا مِنَ الْمُنْذِرِينَ
Дәхи Коръән укымак белән боерылдым, берәү Коръән белән гамәл кылып туры юлга күнелсә, әлбәттә, үз файдасынадыр һәм берәү Коръән белән гамәл кылмыйча хак юлдан адашса, әйт: Мин фәкать туры юлга кермәгәннәрне Аллаһ ґәзабы белән куркытучыларданмын.
وَقُلِ الْحَمْدُ لِلَّهِ سَيُرِيكُمْ آيَاتِهِ فَتَعْرِفُونَهَا ۚ وَمَا رَبُّكَ بِغَافِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ
Аллаһу тәгаләгә хәмед сәнәләр әйт, Ул сине пәйгамбәр итте, галәмнәргә рәхмәт өчен сине халык итте, Аллаһ тиздән үзенең аятьләрен яки кодрәтен күрсәтер һәм аны белерсез, синең Раббың сезнең кылган эшегездән гафил түгелдер.

Choose other languages: