Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #47 Translated in Tatar

وَصَدَّهَا مَا كَانَتْ تَعْبُدُ مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ إِنَّهَا كَانَتْ مِنْ قَوْمٍ كَافِرِينَ
Сөләйман Бәлкыйсны Аллаһудан башка кояшка гыйбадәт кылудан тыйды, чөнки Бәлкыйс элек кәферләр кавеменнән иде.
قِيلَ لَهَا ادْخُلِي الصَّرْحَ ۖ فَلَمَّا رَأَتْهُ حَسِبَتْهُ لُجَّةً وَكَشَفَتْ عَنْ سَاقَيْهَا ۚ قَالَ إِنَّهُ صَرْحٌ مُمَرَّدٌ مِنْ قَوَارِيرَ ۗ قَالَتْ رَبِّ إِنِّي ظَلَمْتُ نَفْسِي وَأَسْلَمْتُ مَعَ سُلَيْمَانَ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ
(Бәлкыйсның аягы ишәк аягы кеби йонлы, дигән хәбәр таралган иде. Шуны белмәк өчен Сөләйман пыяладан бер бина ясатып, идәнен дә пыяладан ясатып, идән астына су тутыртты һәм суга балыклар җибәрделәр. Бәлкыйска Сөләйман тарафыннан шул пыяла) сарайга кер, дип әйтелде, Бәлкыйс сарайга кергәндә пыяланы сизмәде, суга керәм дип уйлады һәм аяк балтырларын ачты. (Сөләйман читтән карап торды һәм күрде Бәлкыйсның аягында бернинди йон юклыгын). Аннары Сөләйман әйтте: Син уйлаганча тирән су түгел, бәлки су өстендә ялтыравыклы пыяладан ясаган идәндер. Бәлкыйс әйтте: Ий Раббым, кояшка табынып үземә золым иттем, инде барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга Сөләйман белән бергә иман китереп мөселман булдым, – дип.
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا إِلَىٰ ثَمُودَ أَخَاهُمْ صَالِحًا أَنِ اعْبُدُوا اللَّهَ فَإِذَا هُمْ فَرِيقَانِ يَخْتَصِمُونَ
Тәхкыйк Сәмуд кавеменә кардәшләре Салихны пәйгамбәр итеп җибәрдек, Аллаһуга гына гыйбадәт кылырга өндәсен өчен, Салих килгәч алар ике фирка булып, ягъни берсе мөэмин җәмәгате, икенчесе кәфер җәмәгате булып, үзара без хаклыкта дип низагълаштылар.
قَالَ يَا قَوْمِ لِمَ تَسْتَعْجِلُونَ بِالسَّيِّئَةِ قَبْلَ الْحَسَنَةِ ۖ لَوْلَا تَسْتَغْفِرُونَ اللَّهَ لَعَلَّكُمْ تُرْحَمُونَ
Салих әйтте: Ий кавемем, ни өчен яхшылыктан элек яманлыкка ашыгасыз, ягъни Аллаһуның рәхмәтеннән качып ґәзабына барасыз, чөнки алар Салихка ышанмадылар, сүзең дөрес булса ґәзабыңны безгә тизрәк китер, диделәр. Әгәр тәүбә итеп вә иман китереп Аллаһудан гафу сорасагыз, шаять рәхмәт ителмеш булыр идегез.
قَالُوا اطَّيَّرْنَا بِكَ وَبِمَنْ مَعَكَ ۚ قَالَ طَائِرُكُمْ عِنْدَ اللَّهِ ۖ بَلْ أَنْتُمْ قَوْمٌ تُفْتَنُونَ
Алар әйттеләр: Без синнән вә сиңа иман китергән кешеләрдән шомландык, яңгыр яумады, ач калдык. Салих әйтте: Сезнең шомлануыгыз Аллаһу хозурындадыр, хөкем итәр, бәлки сез төрле хәл белән Аллаһ тарафыннан сыналасыз.

Choose other languages: