Surah An-Naml Ayahs #41 Translated in Tatar
ارْجِعْ إِلَيْهِمْ فَلَنَأْتِيَنَّهُمْ بِجُنُودٍ لَا قِبَلَ لَهُمْ بِهَا وَلَنُخْرِجَنَّهُمْ مِنْهَا أَذِلَّةً وَهُمْ صَاغِرُونَ
Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары калмас. Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде.
قَالَ يَا أَيُّهَا الْمَلَأُ أَيُّكُمْ يَأْتِينِي بِعَرْشِهَا قَبْلَ أَنْ يَأْتُونِي مُسْلِمِينَ
Сөләйман әйтте: Ий җәмәгать, Бәлкыйсның тәхетен миңа кем китерә алар минем яныма килеп иман китереп мөселман булганнарына чаклы? Чөнки кәфер хәлләрендә аларның нәрсәсен алырга дөрес, әмма мөселман булгач алырга дөрес булмый.
قَالَ عِفْرِيتٌ مِنَ الْجِنِّ أَنَا آتِيكَ بِهِ قَبْلَ أَنْ تَقُومَ مِنْ مَقَامِكَ ۖ وَإِنِّي عَلَيْهِ لَقَوِيٌّ أَمِينٌ
Җен Таифәсеннән Гыйфрәт әйтте: Син утырган урыныңнан торганчы мин ул тәхетне алып килермен, ул тәхетне сәламәт хәлендә алып килергә мин, әлбәттә, кадирмын, – дип.
قَالَ الَّذِي عِنْدَهُ عِلْمٌ مِنَ الْكِتَابِ أَنَا آتِيكَ بِهِ قَبْلَ أَنْ يَرْتَدَّ إِلَيْكَ طَرْفُكَ ۚ فَلَمَّا رَآهُ مُسْتَقِرًّا عِنْدَهُ قَالَ هَٰذَا مِنْ فَضْلِ رَبِّي لِيَبْلُوَنِي أَأَشْكُرُ أَمْ أَكْفُرُ ۖ وَمَنْ شَكَرَ فَإِنَّمَا يَشْكُرُ لِنَفْسِهِ ۖ وَمَنْ كَفَرَ فَإِنَّ رَبِّي غَنِيٌّ كَرِيمٌ
Аллаһ китабын яхшы белгән бер зат әйтте: Син бер якка башыңны борып яңадан алдыңа караганыңча ул тәхетне алып килермен. Сөләйман башын күтәреп күккә карады, яңадан алдына караса, алдыңда тәхетне күрде. Сөләйман тәхетне алдында күргәч әйтте: Бу тәхетнең шулай тиз килүе Раббымның фазълыннандыр, шөкер итәрме яки көферлек кылырмы дип мине сынар өчендер. Берәү шөкер итсә һәм үзе өчен шөкер итәдер, вә берәү нигъмәткә көферлек итсә, тәхкыйк Раббым байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер.
قَالَ نَكِّرُوا لَهَا عَرْشَهَا نَنْظُرْ أَتَهْتَدِي أَمْ تَكُونُ مِنَ الَّذِينَ لَا يَهْتَدُونَ
Сөләйман әйтте: Тәхетнең тышкы күренешен үзгәртегез, карарбыз ул Бәлкыйс үзенең тәхетен танырмы яки танымаучылардан булырмы?
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
