Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #37 Translated in Tatar

قَالُوا نَحْنُ أُولُو قُوَّةٍ وَأُولُو بَأْسٍ شَدِيدٍ وَالْأَمْرُ إِلَيْكِ فَانْظُرِي مَاذَا تَأْمُرِينَ
Бәлкыйсның ярдәмчеләре әйттеләр: Без куәт ияләребез па сугышта каты батырлык ияләребез, шулай булса да эш сиңа тапшырылмыштыр, уйлап кара сугышыргамы яки килешергәме, ни – әйтсәң без хәзербез, сүзеңнән чыкмыйбыз.
قَالَتْ إِنَّ الْمُلُوكَ إِذَا دَخَلُوا قَرْيَةً أَفْسَدُوهَا وَجَعَلُوا أَعِزَّةَ أَهْلِهَا أَذِلَّةً ۖ وَكَذَٰلِكَ يَفْعَلُونَ
Бәлкыйс әйтте: Әгәр патшалар бер шәһәргә һөҗүм белән керсәләр, ул шәһәрне җимерәләр, һәм хөрмәтле олуг кешеләрен иң түбән вә хур итеп калдыралар, патшалар әнә шулай кылырлар.
وَإِنِّي مُرْسِلَةٌ إِلَيْهِمْ بِهَدِيَّةٍ فَنَاظِرَةٌ بِمَ يَرْجِعُ الْمُرْسَلُونَ
Мин Сөләйманга бүләкләр белән илчеләр җибәрәмен, соңра карармын, илчеләр нәрсә белән кайтырлар, минем бүлегемне кабул итеп алырлармы, юкмы? Бәлкыйсның җибәргән бүләкләре: биш йөз кол, биш йөз җария, биш йөз алтын кирпече һәм башка бәяле нәрсәләр иде.
فَلَمَّا جَاءَ سُلَيْمَانَ قَالَ أَتُمِدُّونَنِ بِمَالٍ فَمَا آتَانِيَ اللَّهُ خَيْرٌ مِمَّا آتَاكُمْ بَلْ أَنْتُمْ بِهَدِيَّتِكُمْ تَفْرَحُونَ
Илчеләр бүләкләре белән Сөләйман хозурына килгәч, Сөләйман әйтте: Миңа мал белән ярдәм итәсезме, Аллаһуның миңа биргән пәйгамбәрлек вә патшалык сезгә биргән малдан хәерлерәктер, бәлки сез ошбу бүләкләрегез белән үзегез мактанырсыз.
ارْجِعْ إِلَيْهِمْ فَلَنَأْتِيَنَّهُمْ بِجُنُودٍ لَا قِبَلَ لَهُمْ بِهَا وَلَنُخْرِجَنَّهُمْ مِنْهَا أَذِلَّةً وَهُمْ صَاغِرُونَ
Бүләкләр алып килгән илчегә Сөләйман әйтте: Бар, бүләкләреңне алып кайтып Бәлкыйска тапшыр, без әлбәттә, аларга гаскәр белән барабыз, безнең гаскәребезгә каршы торырга аларның тәкъкате булмас, без аларны Сәба шәһәреннән хур итеп чыгарырбыз һәм аларның игътибарлары калмас. Илче Сөләйман әйткән сүзләрне Бәлкыйска кайтып ирештерде. Бәлкыйс Сөләйманның пәйгамбәр икәнлеген белеп, бер көнне Сөләйман янына барырга чыкты. Сөләйман Бәлкыйсның күп гаскәр белән килгәнен ерактан күрде.

Choose other languages: