Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #20 Translated in Tatar

وَوَرِثَ سُلَيْمَانُ دَاوُودَ ۖ وَقَالَ يَا أَيُّهَا النَّاسُ عُلِّمْنَا مَنْطِقَ الطَّيْرِ وَأُوتِينَا مِنْ كُلِّ شَيْءٍ ۖ إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ الْفَضْلُ الْمُبِينُ
Сөләйман атасы Даудка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, вә әйтте: Ий кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр.
وَحُشِرَ لِسُلَيْمَانَ جُنُودُهُ مِنَ الْجِنِّ وَالْإِنْسِ وَالطَّيْرِ فَهُمْ يُوزَعُونَ
Сөләйман гаскәренә җыелырга әмер бирде, кешеләр, җеннәр вә кошлардан җыелдылар һәм барысы да җыелганчы туктап тордылар.
حَتَّىٰ إِذَا أَتَوْا عَلَىٰ وَادِ النَّمْلِ قَالَتْ نَمْلَةٌ يَا أَيُّهَا النَّمْلُ ادْخُلُوا مَسَاكِنَكُمْ لَا يَحْطِمَنَّكُمْ سُلَيْمَانُ وَجُنُودُهُ وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Сәфәрләрендә бер кырмыска чокырына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сөләйман гаскәрен күреп әйтте: Ий кырмыскалар, Сөләйман гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз, – дип.
فَتَبَسَّمَ ضَاحِكًا مِنْ قَوْلِهَا وَقَالَ رَبِّ أَوْزِعْنِي أَنْ أَشْكُرَ نِعْمَتَكَ الَّتِي أَنْعَمْتَ عَلَيَّ وَعَلَىٰ وَالِدَيَّ وَأَنْ أَعْمَلَ صَالِحًا تَرْضَاهُ وَأَدْخِلْنِي بِرَحْمَتِكَ فِي عِبَادِكَ الصَّالِحِينَ
Сөләйман кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте: Ий Раббым, үземә вә ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итмәккә мина илһам бир, дәхи Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм бир, һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт!
وَتَفَقَّدَ الطَّيْرَ فَقَالَ مَا لِيَ لَا أَرَى الْهُدْهُدَ أَمْ كَانَ مِنَ الْغَائِبِينَ
Сөләйман шул арада һүд-һүд кошын югалтты һәм әйтте: Миңа ни булды һүд-һүд кошын күрмимен, яки ул югалып киттеме?

Choose other languages: