Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Naml Ayahs #16 Translated in Tatar

وَأَدْخِلْ يَدَكَ فِي جَيْبِكَ تَخْرُجْ بَيْضَاءَ مِنْ غَيْرِ سُوءٍ ۖ فِي تِسْعِ آيَاتٍ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَقَوْمِهِ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا قَوْمًا فَاسِقِينَ
Ий Муса, кулыңны киемең астына култыгыңа керт, аннары ул кулың гаепсез, зарарсыз ак нурлы булып чыгар, тугыз могҗиза белән Фиргаунне хак дингә өндәргә бар һәм аның кавемен хак дингә өндә, тәхкыйк алар азган фасыйк кавем булдылар.
فَلَمَّا جَاءَتْهُمْ آيَاتُنَا مُبْصِرَةً قَالُوا هَٰذَا سِحْرٌ مُبِينٌ
Аларга Безнең ачык аятьләребез, күренеп торган могъҗизаларыбыз килсә, болар ачык сихер диделәр.
وَجَحَدُوا بِهَا وَاسْتَيْقَنَتْهَا أَنْفُسُهُمْ ظُلْمًا وَعُلُوًّا ۚ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الْمُفْسِدِينَ
Алар бу могҗизаларның Аллаһудан икәнен күңелләре белән белсәләр дә, телләре белән инкяр иттеләр, золымлык вә тәкәбберлек белән. Карагыл, явызлык кылучы фасыйкларның ахыр хәле ничек булды.
وَلَقَدْ آتَيْنَا دَاوُودَ وَسُلَيْمَانَ عِلْمًا ۖ وَقَالَا الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي فَضَّلَنَا عَلَىٰ كَثِيرٍ مِنْ عِبَادِهِ الْمُؤْمِنِينَ
Даудка вә угълы Сөләйманга хикмәтле белем бирдек, вә алар әйттеләр: Безне дәрәҗәдә мөэминнәрнең күбрәгеннән артык кылучы Аллаһуга мактау хасдыр.
وَوَرِثَ سُلَيْمَانُ دَاوُودَ ۖ وَقَالَ يَا أَيُّهَا النَّاسُ عُلِّمْنَا مَنْطِقَ الطَّيْرِ وَأُوتِينَا مِنْ كُلِّ شَيْءٍ ۖ إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ الْفَضْلُ الْمُبِينُ
Сөләйман атасы Даудка пәйгамбәрлектә һәм патшалыкта варис булды, вә әйтте: Ий кешеләр, мин кошлар белән сөйләшергә өйрәтелдем, һәм пәйгамбәрлеккә вә патшалыкка бирелә торган нәрсәләр бар да миңа бирелде, миңа бирелгән бу нәрсәләр, әлбәттә, башкаларга бирелгәннән ачык артыктыр.

Choose other languages: