Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nahl Ayahs #87 Translated in Tatar

يَعْرِفُونَ نِعْمَتَ اللَّهِ ثُمَّ يُنْكِرُونَهَا وَأَكْثَرُهُمُ الْكَافِرُونَ
Нигъмәтләрнең Аллаһудан икәнен белерләр, соңра инкяр итәрләр, аларның күбрәге кәферләрдер.
وَيَوْمَ نَبْعَثُ مِنْ كُلِّ أُمَّةٍ شَهِيدًا ثُمَّ لَا يُؤْذَنُ لِلَّذِينَ كَفَرُوا وَلَا هُمْ يُسْتَعْتَبُونَ
Кыямәт көнне һәр өммәтнең пәйгамбәрен вә башка шәһитләрне кубарырбыз, өммәтләре өстеннән шәһадәт бирерләр, соңра кәферләрнең һичберсенә сөйләргә рөхсәт бирелмәс һәм Аллаһуның ризалыгын кәсеб итәргә тәкълиф ителмәсләр, ягъни ул көндә Аллаһуның ризалыгын кәсеб итә алмаслар.
وَإِذَا رَأَى الَّذِينَ ظَلَمُوا الْعَذَابَ فَلَا يُخَفَّفُ عَنْهُمْ وَلَا هُمْ يُنْظَرُونَ
Залимнәр ґәзабны күргәндә алардан ґәзаб җиңеләйтелмәс һәм ґәзабка кермичә торырга аз гына да вакыт бирелмәс.
وَإِذَا رَأَى الَّذِينَ أَشْرَكُوا شُرَكَاءَهُمْ قَالُوا رَبَّنَا هَٰؤُلَاءِ شُرَكَاؤُنَا الَّذِينَ كُنَّا نَدْعُو مِنْ دُونِكَ ۖ فَأَلْقَوْا إِلَيْهِمُ الْقَوْلَ إِنَّكُمْ لَكَاذِبُونَ
Мөшрикләр Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрен күргәч әйтер: Ий Раббыбыз ошбулар синнән башка гыйбадәт вә сиңа тиң кылган нәрсәләребездер, – дип, сынымнары әйтерләр: Безне Аллаһуга тиң кылуыгыз ялган эшегез иде.
وَأَلْقَوْا إِلَى اللَّهِ يَوْمَئِذٍ السَّلَمَ ۖ وَضَلَّ عَنْهُمْ مَا كَانُوا يَفْتَرُونَ
Вә ул көндә барчасы Аллаһуга баш иярләр, ләкин эш узган булыр, вә алардан Аллаһуга тиң кылган сынымнары качарлар.

Choose other languages: