Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nahl Ayahs #65 Translated in Tatar

وَلَوْ يُؤَاخِذُ اللَّهُ النَّاسَ بِظُلْمِهِمْ مَا تَرَكَ عَلَيْهَا مِنْ دَابَّةٍ وَلَٰكِنْ يُؤَخِّرُهُمْ إِلَىٰ أَجَلٍ مُسَمًّى ۖ فَإِذَا جَاءَ أَجَلُهُمْ لَا يَسْتَأْخِرُونَ سَاعَةً ۖ وَلَا يَسْتَقْدِمُونَ
Әгәр Аллаһ, кешеләрне кылган гөнаһлары өчен дөньяда ґәзаб кыла торган булса иде, җир өстендә һичбер мәхлукны калдырмыйча, һәммәсен һәлак итәр иде, ләкин һәлак итмичә билгеле вакыткача кичектерә, билгеләнгән вакыт җиткәч, бер сәгать соңга калмас вә бер сәгать алдан ґәзаб ителмәсләр.
وَيَجْعَلُونَ لِلَّهِ مَا يَكْرَهُونَ وَتَصِفُ أَلْسِنَتُهُمُ الْكَذِبَ أَنَّ لَهُمُ الْحُسْنَىٰ ۖ لَا جَرَمَ أَنَّ لَهُمُ النَّارَ وَأَنَّهُمْ مُفْرَطُونَ
Шулай итеп, мөшрик ахмаклар үзләре өчен мәкрүһ күргән нәрсәләр белән Аллаһуны сыйфатлыйлар, ялган булганы хәлдә, аларның телләре әйтер: Безгә ахирәттә яхшылык вә олугъ дәрәҗәләр булачак, – дип. Шик юк: аларга ахирәттә ут ґәзабы булачак вә һәркемнән элек алар керәчәкләр җәһәннәмгә.
تَاللَّهِ لَقَدْ أَرْسَلْنَا إِلَىٰ أُمَمٍ مِنْ قَبْلِكَ فَزَيَّنَ لَهُمُ الشَّيْطَانُ أَعْمَالَهُمْ فَهُوَ وَلِيُّهُمُ الْيَوْمَ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Үземнең Аллаһ дигән исемем белән ант итеп әйтәмен ки: синнән әүвәлге өммәтләргә дә пәйгамбәрләр җибәрдек, шайтан аларның кылган батыл гамәлләрен үзләренә яхшы эш итеп күрсәтте шайтан бу көндә аларга юлдаштыр, аларга ахирәттә рәнҗеткүче ґәзаб булачак.
وَمَا أَنْزَلْنَا عَلَيْكَ الْكِتَابَ إِلَّا لِتُبَيِّنَ لَهُمُ الَّذِي اخْتَلَفُوا فِيهِ ۙ وَهُدًى وَرَحْمَةً لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Сиңа Коръәнне иңдердек төрлечә булган батыл диннәр арасыннан бер хак динне ачык бәян итәр өчен һәм дә аның белән гамәл кылучы мөэминнәргә һидәят вә рәхмәт булсын өчен.
وَاللَّهُ أَنْزَلَ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً فَأَحْيَا بِهِ الْأَرْضَ بَعْدَ مَوْتِهَا ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لِقَوْمٍ يَسْمَعُونَ
Аллаһ күктән яңгыр яудырып үлгән җирне тергезде. Сүзне ишетеп фәһемли белүчеләргә Аллаһуның бу эшендә Аның берлегенә дәлил бар.

Choose other languages: