Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #34 Translated in Tatar

فَلَمَّا أَتَاهَا نُودِيَ مِنْ شَاطِئِ الْوَادِ الْأَيْمَنِ فِي الْبُقْعَةِ الْمُبَارَكَةِ مِنَ الشَّجَرَةِ أَنْ يَا مُوسَىٰ إِنِّي أَنَا اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ
Муса ут янына килгәч, ул дәшелде уң тарафтагы чокырның читеннән, мөбарәк урында йөзем агачыннан: Ий Муса, Мин барча галәмне тәрбия итүче Аллаһмын.
وَأَنْ أَلْقِ عَصَاكَ ۖ فَلَمَّا رَآهَا تَهْتَزُّ كَأَنَّهَا جَانٌّ وَلَّىٰ مُدْبِرًا وَلَمْ يُعَقِّبْ ۚ يَا مُوسَىٰ أَقْبِلْ وَلَا تَخَفْ ۖ إِنَّكَ مِنَ الْآمِنِينَ
Янә таягыңны ташла, – дип. Муса таягының елан булып хәрәкәтләнгәнен күргәч, куркып артка китте, таягына якын килмәде. Ий Муса, курыкма, таягыңа якын кил, тәхкыйк син куркынычлардан котылучылардансың.
اسْلُكْ يَدَكَ فِي جَيْبِكَ تَخْرُجْ بَيْضَاءَ مِنْ غَيْرِ سُوءٍ وَاضْمُمْ إِلَيْكَ جَنَاحَكَ مِنَ الرَّهْبِ ۖ فَذَانِكَ بُرْهَانَانِ مِنْ رَبِّكَ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَئِهِ ۚ إِنَّهُمْ كَانُوا قَوْمًا فَاسِقِينَ
Кулыңны култыгыңа кием астына керт, аннан зарарсыз хәлдә ак нурлы булып чыгар, әгәр кулың яктырганнан курыксаң, култык астына тык әүвәлге хәленә кайтыр. Таяк һәм агара торган кулың, Фиргаунгә вә кавеменә ике могҗизадыр, тәхкыйк алар фасыйк кавем булдылар.
قَالَ رَبِّ إِنِّي قَتَلْتُ مِنْهُمْ نَفْسًا فَأَخَافُ أَنْ يَقْتُلُونِ
Муса әйтте: Ий Раббым, мин алардан бер кешене үтергән идем, барсам үземне үтерерләр дип куркам.
وَأَخِي هَارُونُ هُوَ أَفْصَحُ مِنِّي لِسَانًا فَأَرْسِلْهُ مَعِيَ رِدْءًا يُصَدِّقُنِي ۖ إِنِّي أَخَافُ أَنْ يُكَذِّبُونِ
Кардәшем Һарун миннән яхшырак сөйли, аны миңа ышандырып миңа ярдәмче итеп җибәр, югыйсә мин аларның мине ялганга тотуларыннан куркамын.

Choose other languages: