Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #29 Translated in Tatar

فَجَاءَتْهُ إِحْدَاهُمَا تَمْشِي عَلَى اسْتِحْيَاءٍ قَالَتْ إِنَّ أَبِي يَدْعُوكَ لِيَجْزِيَكَ أَجْرَ مَا سَقَيْتَ لَنَا ۚ فَلَمَّا جَاءَهُ وَقَصَّ عَلَيْهِ الْقَصَصَ قَالَ لَا تَخَفْ ۖ نَجَوْتَ مِنَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ
Ул ике кызның берсе оялып кына йөрегәне хәлдә Муса янына килде, атам сине чакырадыр безнең куйларны эчертүеңнең хакын бирмәк өчен, диде. Муса кызларның атасы Шөґәеб пәйгамбәр янына килгәч, башыннан кичкән вакыйгаларны сөйләде. Шөґәеб әйтте: Ий Муса, курыкма, залим кавемнәрдән бүген котылдың.
قَالَتْ إِحْدَاهُمَا يَا أَبَتِ اسْتَأْجِرْهُ ۖ إِنَّ خَيْرَ مَنِ اسْتَأْجَرْتَ الْقَوِيُّ الْأَمِينُ
Ике кызның берсе әйтте: Ий атам, бу кешене хакын түләп көтүчелеккә ал, тәхкыйк син хак түләп алган кешеләрнең хәерлесе, куәтлесе һәм әманәтле булганыдыр. Аның шундый икәнен ничек белдең дигәндә, кызы әйтте: Ун кеше тарта торган чиләкне бер үзе тартып куйларыбызны эчерде һәм чакырырга баргач, күзе төшмәс өчен, мине артыннан кайтарды, – дип.
قَالَ إِنِّي أُرِيدُ أَنْ أُنْكِحَكَ إِحْدَى ابْنَتَيَّ هَاتَيْنِ عَلَىٰ أَنْ تَأْجُرَنِي ثَمَانِيَ حِجَجٍ ۖ فَإِنْ أَتْمَمْتَ عَشْرًا فَمِنْ عِنْدِكَ ۖ وَمَا أُرِيدُ أَنْ أَشُقَّ عَلَيْكَ ۚ سَتَجِدُنِي إِنْ شَاءَ اللَّهُ مِنَ الصَّالِحِينَ
Шөґәеб әйтте: Мин ошбу ике кызның берсен сиңа никахламакны телим, куйларымны сигез ел көтүең бәрабәренә. Әгәр ун елга тутырсаң, ансы синең изгелегеңдәндер, ун ел хезмәт ит дип сине мәшәкатьләргә теләмим, вәгъдәдә торуда һәм йомшаклык кылуда Аллаһ теләсә мине изгеләрдән табарсың.
قَالَ ذَٰلِكَ بَيْنِي وَبَيْنَكَ ۖ أَيَّمَا الْأَجَلَيْنِ قَضَيْتُ فَلَا عُدْوَانَ عَلَيَّ ۖ وَاللَّهُ عَلَىٰ مَا نَقُولُ وَكِيلٌ
Муса әйтте: Ошбу шарт синең белән минем арабыздадыр, ике мөддәтнең кайсын гына үтәсәм дә арттыру белән мине димләү булмасын яки золым итү булмасын, ошбу сөйләшүләребезгә Аллаһ шаһиттер.
فَلَمَّا قَضَىٰ مُوسَى الْأَجَلَ وَسَارَ بِأَهْلِهِ آنَسَ مِنْ جَانِبِ الطُّورِ نَارًا قَالَ لِأَهْلِهِ امْكُثُوا إِنِّي آنَسْتُ نَارًا لَعَلِّي آتِيكُمْ مِنْهَا بِخَبَرٍ أَوْ جَذْوَةٍ مِنَ النَّارِ لَعَلَّكُمْ تَصْطَلُونَ
Муса өстенә алган мөддәтне үтәгәч, Шөґәебнең кызына никахланып, Шөґәебнең рөхсәтеннән соң хатыны белән Мысырга барырга чыкты, Тур тавы янында ут күрде һәм хатынына әйтте: Шул җирдә торыгыз, мин ут күрдем, шаять ут янындагы кешеләрдән юлны сорашып килермен яки ут алып килермен, шаять ут ягып җылынырсыз. Чөнки алар юлдан адашкан иделәр.

Choose other languages: