Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qamar Ayahs #39 Translated in Tatar

نِعْمَةً مِنْ عِنْدِنَا ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِي مَنْ شَكَرَ
аларга Үзебездән нигъмәт итеп, ягъни аларны коткаруыбыз зур нигъмәтдер. Әнә шулай хәерле җәзалар бирәбез шөкер итеп ислам динен дөрес тоткан кешеләргә.
وَلَقَدْ أَنْذَرَهُمْ بَطْشَتَنَا فَتَمَارَوْا بِالنُّذُرِ
Тәхкыйк Лут аларны Безнең ґәзабыбыз белән куркытты, алар каршы килделәр вә Лут белән әрепләштеләр.
وَلَقَدْ رَاوَدُوهُ عَنْ ضَيْفِهِ فَطَمَسْنَا أَعْيُنَهُمْ فَذُوقُوا عَذَابِي وَنُذُرِ
Тәхкыйк алар Луттан: Кунакларыңны безгә бир, – дип сорадылар, ягъни Лут кавемен һәлак итәр өчен егетләр сурәтендә килгән Лут кунакларының фәрештәләр икәнлекләрен белмичә, бозык ният белән үзләренә сорадылар, Без аларны сукыр кылдык, Безнең куркытуыбызны һәм ґәзабыбызны татыгыз!
وَلَقَدْ صَبَّحَهُمْ بُكْرَةً عَذَابٌ مُسْتَقِرٌّ
Тәхкыйк аларга таң вакытында кыямәткә чаклы дәвам иткүче ґәзаб иреште.
فَذُوقُوا عَذَابِي وَنُذُرِ
Татыгыз Минем куркытуымны һәм ґәзабымны!

Choose other languages: