Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qamar Ayahs #26 Translated in Tatar

وَلَقَدْ يَسَّرْنَا الْقُرْآنَ لِلذِّكْرِ فَهَلْ مِنْ مُدَّكِرٍ
Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы?
كَذَّبَتْ ثَمُودُ بِالنُّذُرِ
Сәмуд кавеме куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты.
فَقَالُوا أَبَشَرًا مِنَّا وَاحِدًا نَتَّبِعُهُ إِنَّا إِذًا لَفِي ضَلَالٍ وَسُعُرٍ
Һәм әйттеләр: Әйә, үз арабыздан булган кешегә иярәбезме? Әгәр ул кешегә иярсәк ул вакытта без адашкан һәм гакылсыз булырбыз.
أَأُلْقِيَ الذِّكْرُ عَلَيْهِ مِنْ بَيْنِنَا بَلْ هُوَ كَذَّابٌ أَشِرٌ
Әллә аңа вәхий килгәнме безнең арабызда була торып? Бәлки ул мин пәйгамбәр дигән кеше ялганчы һәм тәкәббер кешедер, – дип.
سَيَعْلَمُونَ غَدًا مَنِ الْكَذَّابُ الْأَشِرُ
Тиздән кыямәттә белерләр, кемнең ялганчы вә тәкәббер икәнен!

Choose other languages: