Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Muzzammil Ayahs #19 Translated in Tatar

إِنَّا أَرْسَلْنَا إِلَيْكُمْ رَسُولًا شَاهِدًا عَلَيْكُمْ كَمَا أَرْسَلْنَا إِلَىٰ فِرْعَوْنَ رَسُولًا
Тәхкыйк Без сезгә расүл җибәрдек хакны кабул итүегезгә яки кабул итмәвегезгә гуаһ кылып, Фиргаунга расүл җибәргәнебез кеби.
فَعَصَىٰ فِرْعَوْنُ الرَّسُولَ فَأَخَذْنَاهُ أَخْذًا وَبِيلًا
Фиргаун рәсүлгә карышты дошман булды, Без аны каты тотып һәлак иттек.
فَكَيْفَ تَتَّقُونَ إِنْ كَفَرْتُمْ يَوْمًا يَجْعَلُ الْوِلْدَانَ شِيبًا
Ий кешеләр, ахирәт ґәзабыннан ничек котылырсыз, кыямәт көненең катылыгы гөнаһсыз сабый балаларның чәчләрен агартыр?
السَّمَاءُ مُنْفَطِرٌ بِهِ ۚ كَانَ وَعْدُهُ مَفْعُولًا
Ул көннең катылыгыннан кук ярылучы булыр, Аллаһуның вәгъдәсе утәлмеш булды.
إِنَّ هَٰذِهِ تَذْكِرَةٌ ۖ فَمَنْ شَاءَ اتَّخَذَ إِلَىٰ رَبِّهِ سَبِيلًا
Тәхкыйк бу Коръән һәммә нәрсәдән хәбәр бирүче, җәннәт юлын күрсәтеп җәннәткә чакыручы һәм җәһәннәм юлын күрсәтеп аннан тыючыдыр, сездән теләгән кеше Коръән беләк вәгазьләнеп һәм гамәл кылып Раббысының туры юлына керер.

Choose other languages: