Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Munafiqoon Ayahs #10 Translated in Tatar

سَوَاءٌ عَلَيْهِمْ أَسْتَغْفَرْتَ لَهُمْ أَمْ لَمْ تَسْتَغْفِرْ لَهُمْ لَنْ يَغْفِرَ اللَّهُ لَهُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الْفَاسِقِينَ
Алар өчен бертигездер, кирәк алар өчен Аллаһудан ярлыкауны сора, кирәк – сорама, әлбәттә, Аллаһ аларны һич та ярлыкамас. Тәхкыйк Аллаһ монафикъ булган фәсыйкларны туры юлга күндермәс.
هُمُ الَّذِينَ يَقُولُونَ لَا تُنْفِقُوا عَلَىٰ مَنْ عِنْدَ رَسُولِ اللَّهِ حَتَّىٰ يَنْفَضُّوا ۗ وَلِلَّهِ خَزَائِنُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَلَٰكِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَا يَفْقَهُونَ
Ул монафикълар ансарларга әйтерләр: Мүхаҗирләргә ярдәм итмәгез, малыгызны бирмәгез пәйгамбәр янында булганнарга хәтта таралып киткәннәренә чаклы, – дип. Җирдә вә күкләрдә булган байлык Аллаһу тәгаләнекедер, ләкин монафикълар һичнәрсә уйламаслар.
يَقُولُونَ لَئِنْ رَجَعْنَا إِلَى الْمَدِينَةِ لَيُخْرِجَنَّ الْأَعَزُّ مِنْهَا الْأَذَلَّ ۚ وَلِلَّهِ الْعِزَّةُ وَلِرَسُولِهِ وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَلَٰكِنَّ الْمُنَافِقِينَ لَا يَعْلَمُونَ
Ул монафикълар әйтерләр: Әгәр Мәдинәга кайтсак, әлбәттә, дәрәҗәдә өстенрәк кеше түбәнрәк кешене Мәдинәдән чыгарачак – дип. Ягъни бер сугыштан соң монафикъларның башлыгы, әгәр Мәдинәгә кайтсак, әлбәттә, Мухәммәдне вә аңа ияргәннәрне шәһәрдән чыгарачакбыз, диде. Бит куәт һәм өстенлек Аллаһудадыр вә Аллаһудан Аның рәсүленәдер һәм мөэминнәргәдер, ләкин монафикълар ул хакта һичнәрсә белмиләр.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا لَا تُلْهِكُمْ أَمْوَالُكُمْ وَلَا أَوْلَادُكُمْ عَنْ ذِكْرِ اللَّهِ ۚ وَمَنْ يَفْعَلْ ذَٰلِكَ فَأُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ
Ий мөэминнәр, сезне малларыгыз һәм балаларыгыз Аллаһ зекереннән алдамасын, намаздан туктатмасын һәм Коръән белән гамәл кылудан гафил итмәсен. Әгәр бу эшне берәү кылса, ягъни малына вә балаларына алданып иманына, диненә кимчелек китерсә, андый кешеләр ахирәттә ґәзабта, булып хәсрәтләнүчеләрдер.
وَأَنْفِقُوا مِنْ مَا رَزَقْنَاكُمْ مِنْ قَبْلِ أَنْ يَأْتِيَ أَحَدَكُمُ الْمَوْتُ فَيَقُولَ رَبِّ لَوْلَا أَخَّرْتَنِي إِلَىٰ أَجَلٍ قَرِيبٍ فَأَصَّدَّقَ وَأَكُنْ مِنَ الصَّالِحِينَ
Без сезгә биргән малдан мохтаҗларга һәм Аллаһ юлына бирегез сездән берегезгә үлем килмәс борын, үлем килгәч, ул кеше әйтер: Ий Раббым, минем үлемемне аз гына вакытка кичектерсәңче, садакалар бирер идем һәм башка изгелекләрне эшләп яхшы кешеләрдән булыр идем, – дип.

Choose other languages: