Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mumenoon Ayahs #51 Translated in Tatar

فَقَالُوا أَنُؤْمِنُ لِبَشَرَيْنِ مِثْلِنَا وَقَوْمُهُمَا لَنَا عَابِدُونَ
Әйттеләр: Үзебез кеби ике кешегә иман китерикме, вәхәлән ки аларның кавеме кол кеби безгә хезмәт итәләр.
فَكَذَّبُوهُمَا فَكَانُوا مِنَ الْمُهْلَكِينَ
Муса илә Һарунны ялганга тоттылар, шуның өчен һәлак булучылардан булдылар.
وَلَقَدْ آتَيْنَا مُوسَى الْكِتَابَ لَعَلَّهُمْ يَهْتَدُونَ
Тәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, Ягькуб балалары туры юлга керсен өчен.
وَجَعَلْنَا ابْنَ مَرْيَمَ وَأُمَّهُ آيَةً وَآوَيْنَاهُمَا إِلَىٰ رَبْوَةٍ ذَاتِ قَرَارٍ وَمَعِينٍ
Гыйсаны вә аның анасын кодрәтебезгә дәлаләт итә торган галәмәт кылдык, вә аларны бөек тигез урынга иңдердек, ага торган елгалары да ерактан күренер иде.
يَا أَيُّهَا الرُّسُلُ كُلُوا مِنَ الطَّيِّبَاتِ وَاعْمَلُوا صَالِحًا ۖ إِنِّي بِمَا تَعْمَلُونَ عَلِيمٌ
Ий рәсүлләр, Без биргән ризыкларның хәләл пакь булганын ашагыз вә изге гамәлләр кылыгыз, Мин, әлбәттә, сезнең кылган гамәлләрегезне беләмен.

Choose other languages: