Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #71 Translated in Tatar

يَا أَيُّهَا الرَّسُولُ بَلِّغْ مَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ مِنْ رَبِّكَ ۖ وَإِنْ لَمْ تَفْعَلْ فَمَا بَلَّغْتَ رِسَالَتَهُ ۚ وَاللَّهُ يَعْصِمُكَ مِنَ النَّاسِ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَا يَهْدِي الْقَوْمَ الْكَافِرِينَ
Ий Аллаһуның расүле! Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәрен кешеләргә ирештер! Әгәр Коръән хөкемнәрен ирештереп бетерсәң, Аллаһ йөкләгән пәйгамбәрлек бурычын үтәгән булырсың, әмма ирештереп бетермәсәң – пәйгамбәрлек бурычын үтәмәгән булырсың. Аллаһ сине дошман кешеләрнең шәреннән саклар, мөшрикләрдән курыкма, үз эшеңне эшлә! Имансыз кешеләрне Аллаһ, әлбәттә, туры юлга күндермәс.
قُلْ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لَسْتُمْ عَلَىٰ شَيْءٍ حَتَّىٰ تُقِيمُوا التَّوْرَاةَ وَالْإِنْجِيلَ وَمَا أُنْزِلَ إِلَيْكُمْ مِنْ رَبِّكُمْ ۗ وَلَيَزِيدَنَّ كَثِيرًا مِنْهُمْ مَا أُنْزِلَ إِلَيْكَ مِنْ رَبِّكَ طُغْيَانًا وَكُفْرًا ۖ فَلَا تَأْسَ عَلَى الْقَوْمِ الْكَافِرِينَ
Әйт: Ий китап әһелләре! Сез хак диндә түгелсез, хәтта Тәүрат, Инҗил һәм Раббыгыздан иңдерелгән Коръән белән гамәл кылганыгызга чаклы, – дип. Ий Мухәммәд г-м, сиңа Раббыңнан иңдерелгән Коръән хөкемнәре: әлбәттә, аларның күпләре явызлыкны һәм хакны инкяр итүне арттырадыр. Кәферләрнең хакны инкяр итүләре өчен хәсрәтләнмә!
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَالَّذِينَ هَادُوا وَالصَّابِئُونَ وَالنَّصَارَىٰ مَنْ آمَنَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَعَمِلَ صَالِحًا فَلَا خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلَا هُمْ يَحْزَنُونَ
Дөреслектә гамәлсез коры ышанучылар һәм яһүдиләр, һәм насаралар, һәм ай, кояшка яки йолдызларга табынучылар – алардан Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанып, Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылганнарына ахирәттә ґәзаб куркынычы булмас һәм алар көенмәсләр.
لَقَدْ أَخَذْنَا مِيثَاقَ بَنِي إِسْرَائِيلَ وَأَرْسَلْنَا إِلَيْهِمْ رُسُلًا ۖ كُلَّمَا جَاءَهُمْ رَسُولٌ بِمَا لَا تَهْوَىٰ أَنْفُسُهُمْ فَرِيقًا كَذَّبُوا وَفَرِيقًا يَقْتُلُونَ
Тәхкыйк бәни Исраилдән Тәүрат белән гамәл кылырсыз дип ґәһед алдык һәм аларга рәсүлләр күндердек. Һәркайчан аларга расүл килсә аларның күңелләре яратмый торган Аллаһуның гадел хөкемнәре белән, алар рәсүлләрнең бәгъзеләрен ялганга тоттылар, бәгъзесен үтерделәр. (Яхъя вә Зәкәряне).
وَحَسِبُوا أَلَّا تَكُونَ فِتْنَةٌ فَعَمُوا وَصَمُّوا ثُمَّ تَابَ اللَّهُ عَلَيْهِمْ ثُمَّ عَمُوا وَصَمُّوا كَثِيرٌ مِنْهُمْ ۚ وَاللَّهُ بَصِيرٌ بِمَا يَعْمَلُونَ
Алар бу кабахәт эшләре өчен Аллаһудан фетнә яки ґәзаб ирешмәс дип хисап кылдылар. Туры юлны күрүдән күзләре сукыр булды, хак сүзне ишетүдән колаклары саңгырау булды. Аннары Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итеп гөнаһларын гафу итте. Янә аларның күбрәге күзсез һәм саңгырау булдылар. Аллаһ күрүче аларның кылган эшләрен.

Choose other languages: