Surah Al-Maeda Ayahs #36 Translated in Tatar
مِنْ أَجْلِ ذَٰلِكَ كَتَبْنَا عَلَىٰ بَنِي إِسْرَائِيلَ أَنَّهُ مَنْ قَتَلَ نَفْسًا بِغَيْرِ نَفْسٍ أَوْ فَسَادٍ فِي الْأَرْضِ فَكَأَنَّمَا قَتَلَ النَّاسَ جَمِيعًا وَمَنْ أَحْيَاهَا فَكَأَنَّمَا أَحْيَا النَّاسَ جَمِيعًا ۚ وَلَقَدْ جَاءَتْهُمْ رُسُلُنَا بِالْبَيِّنَاتِ ثُمَّ إِنَّ كَثِيرًا مِنْهُمْ بَعْدَ ذَٰلِكَ فِي الْأَرْضِ لَمُسْرِفُونَ
Кешеләр бер-берсен үтергәннәре өчен бәни Исраилгә хөкем иттек: Әгәр берәү кеше үтермәгән кешене яки җир өстендә бозыклык кылмаган кешене үтерсә, бөтен кешеләрне үтергән кеби булыр, бер кешене үлемнән коткарса – бөтен кешеләрне үлемнән коткарган кеби булыр, – дип. Аларга ислам динен ачык бәян итүче расулләребез килде. Ачык аңлатма килгәннән соң да, әлбәттә, аларның күбрәге сүздә һәм гамәлдә чиктән үтүчеләр.
إِنَّمَا جَزَاءُ الَّذِينَ يُحَارِبُونَ اللَّهَ وَرَسُولَهُ وَيَسْعَوْنَ فِي الْأَرْضِ فَسَادًا أَنْ يُقَتَّلُوا أَوْ يُصَلَّبُوا أَوْ تُقَطَّعَ أَيْدِيهِمْ وَأَرْجُلُهُمْ مِنْ خِلَافٍ أَوْ يُنْفَوْا مِنَ الْأَرْضِ ۚ ذَٰلِكَ لَهُمْ خِزْيٌ فِي الدُّنْيَا ۖ وَلَهُمْ فِي الْآخِرَةِ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Аллаһуга һәм расуленә каршы сугышкан яки җир өстендә бозыклык кылган кешеләрнең җәзасы: үтермәк яки асмак, яки уң кулын, сул аягын кисмәктер, ягъни үтерүчене үтерергә, үтерүче һәм талаучы булса асарга, талаучы һәм урлаучы булса аягын-кулын кисәргә, яки сөреп җибәрергә. Бу җәза аларга дөнья ґәзабы һәм ахирәттә аларга олы ґәзаб булыр.
إِلَّا الَّذِينَ تَابُوا مِنْ قَبْلِ أَنْ تَقْدِرُوا عَلَيْهِمْ ۖ فَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Мәгәр алар сезнең кулыгызга төшеп хөкем ителүдән элек үкенеп тәүбә итсәләр, аларга югарыда зекер ителгән җәзалар бирелмәс. Аллаһ, әлбәттә, тәүбә итеп төзелүчеләрне ярлыкаучы һәм рәхимле.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ وَابْتَغُوا إِلَيْهِ الْوَسِيلَةَ وَجَاهِدُوا فِي سَبِيلِهِ لَعَلَّكُمْ تُفْلِحُونَ
Ий мөэминнәр! Аллаһуга гөнаһлы булудан сакланыгыз, аның ґәзабыннан куркыгыз, Коръән белән гамәл кылып Аллаһуга якын булуны кәсеп итегез һәм Аллаһ юлында тырышыгыз, көрәшегез вә лязем булганда сугышыгыз! Шаять өстенлекне табарсыз.
إِنَّ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْ أَنَّ لَهُمْ مَا فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا وَمِثْلَهُ مَعَهُ لِيَفْتَدُوا بِهِ مِنْ عَذَابِ يَوْمِ الْقِيَامَةِ مَا تُقُبِّلَ مِنْهُمْ ۖ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Кәферләрнең кулында бөтен дөнья байлыгы янә шуның чаклы байлык була калса, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен шул байлыкны бирсәләр, кабул булмас иде. Аларгадыр рәнҗеткүче ґәзаб.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
