Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #37 Translated in Tatar

كِلْتَا الْجَنَّتَيْنِ آتَتْ أُكُلَهَا وَلَمْ تَظْلِمْ مِنْهُ شَيْئًا ۚ وَفَجَّرْنَا خِلَالَهُمَا نَهَرًا
Ул ике бакча мул уңыш бирде, җимешләреннән һичнәрсә кимемәде вә ул ике бакчаның уртасыннан елга агыздык.
وَكَانَ لَهُ ثَمَرٌ فَقَالَ لِصَاحِبِهِ وَهُوَ يُحَاوِرُهُ أَنَا أَكْثَرُ مِنْكَ مَالًا وَأَعَزُّ نَفَرًا
Янә ул ике бакча иясенең бакчадан башка да малы бар иде, мактанып иптәшенә әйтте: Минем малым синекеннән күбрәк һәм балаларымның күплеге белән дә синнән куәтлерәкмен.
وَدَخَلَ جَنَّتَهُ وَهُوَ ظَالِمٌ لِنَفْسِهِ قَالَ مَا أَظُنُّ أَنْ تَبِيدَ هَٰذِهِ أَبَدًا
Вә ул иптәше илә бакчасына керде, хәлбуки имансыз булуы белән үзенә золым итүчедер, иптәшенә әйтте: Минем бу бакчаларым мәңге бетәрләр дип уйламыйм.
وَمَا أَظُنُّ السَّاعَةَ قَائِمَةً وَلَئِنْ رُدِدْتُ إِلَىٰ رَبِّي لَأَجِدَنَّ خَيْرًا مِنْهَا مُنْقَلَبًا
Вә кыямәт булыр дип уйламыйм, әгәр син әйткәнчә кыямәт була калса һәм мин Раббыма кайтсам, әлбәттә, мин ахирәттә бу бакчаларымнан да яхшырак бакчалар табармын, – дип.
قَالَ لَهُ صَاحِبُهُ وَهُوَ يُحَاوِرُهُ أَكَفَرْتَ بِالَّذِي خَلَقَكَ مِنْ تُرَابٍ ثُمَّ مِنْ نُطْفَةٍ ثُمَّ سَوَّاكَ رَجُلًا
Мөэмин иптәше җавап биргән хәлдә әйтте: Әйә син төп атаң Адәмне балчыктан халык кылучы Аллаһуга иман китермәдеңме? Соңра һәр кешене ата-аналарының мәниләреннән яратты, соңра сине ир хәленә китерде.

Choose other languages: