Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Kahf Ayahs #106 Translated in Tatar

أَفَحَسِبَ الَّذِينَ كَفَرُوا أَنْ يَتَّخِذُوا عِبَادِي مِنْ دُونِي أَوْلِيَاءَ ۚ إِنَّا أَعْتَدْنَا جَهَنَّمَ لِلْكَافِرِينَ نُزُلًا
Әйә мөшрикләр, Безнең колларыбыз фәрештә, Гыйса, Гозәерләрне мәгъбуд тотып та ул коллар аларга ярдәм итәрләр дип уйлыйлармы? Тәхкыйк Без җәһәннәмне кәферләр өчен иңәчәк урын кылдык.
قُلْ هَلْ نُنَبِّئُكُمْ بِالْأَخْسَرِينَ أَعْمَالًا
Әйт: Әйә мин сезгә хәбәр биримме гамәлдә алданучырак каты хәсрәткә тиешлерәк кешеләрдән.
الَّذِينَ ضَلَّ سَعْيُهُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَهُمْ يَحْسَبُونَ أَنَّهُمْ يُحْسِنُونَ صُنْعًا
Ул алданучы кешеләрнең дөньяда гамәлләре батыл булды, ягъни барча эшләре Аллаһуга каршы булды, шулай булса да яхшы эш эшлибез, изге гамәл кылабыз дип уйлыйлар.
أُولَٰئِكَ الَّذِينَ كَفَرُوا بِآيَاتِ رَبِّهِمْ وَلِقَائِهِ فَحَبِطَتْ أَعْمَالُهُمْ فَلَا نُقِيمُ لَهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَزْنًا
Ул алданучылар Раббиларының аятьләренә һәм кубарылып Аллаһуга юлкуга ышанмадылар, һәм аларның барча гамәлләре юкка чыкты, кыямәт көнендә алар өчен үлчәү куймабыз чөнки үлчәргә саваплары булмас.
ذَٰلِكَ جَزَاؤُهُمْ جَهَنَّمُ بِمَا كَفَرُوا وَاتَّخَذُوا آيَاتِي وَرُسُلِي هُزُوًا
Бу – җәһәннәм аларга тиешле булды кәфер булганнары өчен һәм аятьләребезне вә рәсүлләребезне мәсхәрә кылганнары өчен.

Choose other languages: