Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #83 Translated in Tatar

وَمِنَ اللَّيْلِ فَتَهَجَّدْ بِهِ نَافِلَةً لَكَ عَسَىٰ أَنْ يَبْعَثَكَ رَبُّكَ مَقَامًا مَحْمُودًا
Вә төнлә торып Коръән һәм намаз укыгыл! Бу намаз сиңа күп сәваблы нәфел намазы булыр, шаять сине Раббың, мактаулы вә олугъ дәрәҗәле урында кубарыр.
وَقُلْ رَبِّ أَدْخِلْنِي مُدْخَلَ صِدْقٍ وَأَخْرِجْنِي مُخْرَجَ صِدْقٍ وَاجْعَلْ لِي مِنْ لَدُنْكَ سُلْطَانًا نَصِيرًا
Әйт: Йә Рабби! Мине кабергә куйганда һәм кабердән чыгарганда ихлас бәндәләреңнән санап куй вә чыгар! Йә Рабби! Дин эшләрендә ярдәм итәчәк дәлилләр бир, һәр эшемдә ярдәм бир!
وَقُلْ جَاءَ الْحَقُّ وَزَهَقَ الْبَاطِلُ ۚ إِنَّ الْبَاطِلَ كَانَ زَهُوقًا
Кешеләргә әйт: Хаклык – Коръән килде, батыл-ялган китте, чөнки хаклык янында батыл бетә торган булды.
وَنُنَزِّلُ مِنَ الْقُرْآنِ مَا هُوَ شِفَاءٌ وَرَحْمَةٌ لِلْمُؤْمِنِينَ ۙ وَلَا يَزِيدُ الظَّالِمِينَ إِلَّا خَسَارًا
Без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кыйлмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр.
وَإِذَا أَنْعَمْنَا عَلَى الْإِنْسَانِ أَعْرَضَ وَنَأَىٰ بِجَانِبِهِ ۖ وَإِذَا مَسَّهُ الشَّرُّ كَانَ يَئُوسًا
Әгәр адәм баласына киңлек, рәхәтлек бирсәк, аның, Шөкереннән баш тартып, яны белән әйләнеп, шәригатебездән ерак йөридер, вә әгәр аны каза авырлык тотса, Аллаһуның рәхмәтеннән өметсез буладыр.

Choose other languages: