Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #72 Translated in Tatar

قَالَ إِنَّ هَٰؤُلَاءِ ضَيْفِي فَلَا تَفْضَحُونِ
Лут кауменә әйтте: Болар минем кунакларым, алар хакында мине рисвай кылмагыз!
وَاتَّقُوا اللَّهَ وَلَا تُخْزُونِ
Аллаһудан куркыгыз, мине оятлы итмәгез!
قَالُوا أَوَلَمْ نَنْهَكَ عَنِ الْعَالَمِينَ
Кәферләр әйттеләр: Без сине егетләрне кунак итүдән тыймадыкмы? Рисвай булырга теләмәсәң, егетләрне кунак итмә.
قَالَ هَٰؤُلَاءِ بَنَاتِي إِنْ كُنْتُمْ فَاعِلِينَ
Лут әйтте: Сез әгәр шәһвәтегез кушканча йөрсәгез, менә бу минем кызларым никах кылып алыгыз!
لَعَمْرُكَ إِنَّهُمْ لَفِي سَكْرَتِهِمْ يَعْمَهُونَ
Фәрештәләр әйттеләр: Ий Лут, синең гомер белән ант итеп әйтәбез, алар шәһвәт исереклеге белән хәйран калып йөриләр, синең нәсыйхәтеңне ишетмәсләр.

Choose other languages: