Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #59 Translated in Tatar

قَالُوا بَشَّرْنَاكَ بِالْحَقِّ فَلَا تَكُنْ مِنَ الْقَانِطِينَ
Фәрештәләр әйттеләр: Без сиңа булачак хак хәбәр белән сөенеч бирәбез, син өмет өзүчеләрдән булма!
قَالَ وَمَنْ يَقْنَطُ مِنْ رَحْمَةِ رَبِّهِ إِلَّا الضَّالُّونَ
Ибраһим әйтте: Әлбәттә, мөэмин бәндә Раббысының рәхмәтеннән өмет өзмәс, мәгәр адашкан кешеләр генә өмет өзәрләр.
قَالَ فَمَا خَطْبُكُمْ أَيُّهَا الْمُرْسَلُونَ
Ибраһим фәрештәләрдән сорады: Миңа сөенеч бирүдән башка тагын нинди эшегез бар, ий илчеләр!?
قَالُوا إِنَّا أُرْسِلْنَا إِلَىٰ قَوْمٍ مُجْرِمِينَ
Фәрештәләр әйттеләр: Без азган, чиктән чыккан кәфер халыкны һәлак итәр өчен җибәрелдек.
إِلَّا آلَ لُوطٍ إِنَّا لَمُنَجُّوهُمْ أَجْمَعِينَ
Мәгәр Лутны өй җәмәгате белән һәлак итмәбез, барчасын коткарырбыз.

Choose other languages: