Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Furqan Ayahs #77 Translated in Tatar

وَالَّذِينَ يَقُولُونَ رَبَّنَا هَبْ لَنَا مِنْ أَزْوَاجِنَا وَذُرِّيَّاتِنَا قُرَّةَ أَعْيُنٍ وَاجْعَلْنَا لِلْمُتَّقِينَ إِمَامًا
Алар әйтерләр: Ий Раббыбыз, безгә изге хатыннар вә яхшы балалар бир, аларның Сиңа итагать иткәннәрен күреп күзләребез вә күңелләребез карарланырлык булсын, һәм безне тәкъва мөэминнәргә Имам кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр!
أُولَٰئِكَ يُجْزَوْنَ الْغُرْفَةَ بِمَا صَبَرُوا وَيُلَقَّوْنَ فِيهَا تَحِيَّةً وَسَلَامًا
Әнә шул зекер ителгән хак мөэминнәр төрле авырлыкларга сабыр иткәннәре өчен җәннәтнең бөек дәрәҗәсе белән бүләкләнерләр, һәм фәрештәләр аркылы Аллаһуның сәлам бүләгенә юлыгырлар.
خَالِدِينَ فِيهَا ۚ حَسُنَتْ مُسْتَقَرًّا وَمُقَامًا
Ул җәннәттә мәңге булганнары хәлдә, ул җәннәт ни күңелле урын вә ни яхшы тора торган җирдер.
قُلْ مَا يَعْبَأُ بِكُمْ رَبِّي لَوْلَا دُعَاؤُكُمْ ۖ فَقَدْ كَذَّبْتُمْ فَسَوْفَ يَكُونُ لِزَامًا
Әйт: Әгәр Аллаһуга ялваруыгыз һәм гыйбадәтегез булмаса, Аллаһ сезнең белән нәрсә эшләр иде, ягъни Аллаһуга гыйбадәт кылмасагыз һәм итагать итмәсәгез, Аңа ни өчен кирәксез? Ий кире тәкәббер кешеләр, тәхкыйк Коръәнне вә рәсүлне ялганга тоттыгыз, бу эшегез өчен сезгә ґәзаб лязем булды!

Choose other languages: