Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Furqan Ayahs #20 Translated in Tatar

لَهُمْ فِيهَا مَا يَشَاءُونَ خَالِدِينَ ۚ كَانَ عَلَىٰ رَبِّكَ وَعْدًا مَسْئُولًا
Аларга анда ни теләсәләр шул булыр мәңге калганнары хәлдә, ул җәннәт Раббыңның фазълы вә рәхмәте белән мөэминнәргә вәгъдә ителде, ул вәгъдәдән соралмыш булды, ягъни фәрештәләр: Ий Раббыбыз мөэминнәрне үзең вәгъдә иткән Гаден җәннәтенә керт, – диләр.
وَيَوْمَ يَحْشُرُهُمْ وَمَا يَعْبُدُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ فَيَقُولُ أَأَنْتُمْ أَضْلَلْتُمْ عِبَادِي هَٰؤُلَاءِ أَمْ هُمْ ضَلُّوا السَّبِيلَ
Аллаһ кыямәт көнне сынымнарны вә аларга гыйбадәт кылган мөшрикләрне бергә кубарыр, Минем бу бәндәләремне сез адаштырдыгызмы, яки алар үзләре туры юлдан адаштылармы, дип сынымнардан сорар.
قَالُوا سُبْحَانَكَ مَا كَانَ يَنْبَغِي لَنَا أَنْ نَتَّخِذَ مِنْ دُونِكَ مِنْ أَوْلِيَاءَ وَلَٰكِنْ مَتَّعْتَهُمْ وَآبَاءَهُمْ حَتَّىٰ نَسُوا الذِّكْرَ وَكَانُوا قَوْمًا بُورًا
Сынымнар гаҗәпсенеп әйтерләр: Йә Рабби, без Сине кимчелектән пакь дип мактап тәсбих әйтәбез, Синнән башканы Илаһә тотмак безгә һич лаек булмады, без аларга безгә гыйбадәт кылыгыз, дип ничек әйтә алабыз, ләкин Син аларны вә аталарын төрле нигъмәтләр белен сыйладың, хәтта алар шәһвәткә чумып Синең зекреңне оныттылар, вә һәлак буласы кавем булдылар.
فَقَدْ كَذَّبُوكُمْ بِمَا تَقُولُونَ فَمَا تَسْتَطِيعُونَ صَرْفًا وَلَا نَصْرًا ۚ وَمَنْ يَظْلِمْ مِنْكُمْ نُذِقْهُ عَذَابًا كَبِيرًا
Аллаһ мөшрикләргә әйтер: Ий мөшрикләр, менә бүген сынымнарыгыз сезне сөйләгән ялган сүзләрегез белән гаеплиләр, ягъни алар без Илаһәбез, безгә гыйбадәт кылыгыз, дип һич тә әйтмәгәннәр, Илаһәбез дип хыялланган сынымнарыгызның көчләре җитмәс сездән ґәзабны җибәрергә һәм ярдәм итәргә? Ий кешеләр, сездән берәү мөшрик булып үзенә золым итсә, ул кешегә Без олугъ ґәзабны татытырбыз.
وَمَا أَرْسَلْنَا قَبْلَكَ مِنَ الْمُرْسَلِينَ إِلَّا إِنَّهُمْ لَيَأْكُلُونَ الطَّعَامَ وَيَمْشُونَ فِي الْأَسْوَاقِ ۗ وَجَعَلْنَا بَعْضَكُمْ لِبَعْضٍ فِتْنَةً أَتَصْبِرُونَ ۗ وَكَانَ رَبُّكَ بَصِيرًا
Синнән әүвәл җибәрмәдек рәсүлләрдән мәгәр кешеләрдән расүл итеп җибәрдек, алар ашыйлар вә базарларда йөриләр иде. Бәгъзегезне бәгъзегезгә фетнә кылдык, байны фәкыйрьгә, сәламәтне сырхаулыга, дәрәҗәлене дәрәҗәсезгә, әйтер: мин ник аның кеби булмадым дип. Ий мөэминнәр, хәлегезне сабыр итәсезме, Раббың хәлегезне күрүче булды, сабыр итсәгез, әҗерен бирер.

Choose other languages: