Surah Al-Baqara Ayahs #248 Translated in Tatar
وَقَاتِلُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ سَمِيعٌ عَلِيمٌ
Лязем булганда Аллаһ юлында сугышыгыз, үлемнән курыкмагыз! Белегез, Аллаһ шиксез ишетүче һәм белүче.
مَنْ ذَا الَّذِي يُقْرِضُ اللَّهَ قَرْضًا حَسَنًا فَيُضَاعِفَهُ لَهُ أَضْعَافًا كَثِيرَةً ۚ وَاللَّهُ يَقْبِضُ وَيَبْسُطُ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Берәү Аллаһуга бурычка биргән кеби яхшы эшләрне, изге гамәлләрне Аллаһ ризалыгы өчен генә кылса, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ кайбер кешенең тормышын тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем өчен, әлбәттә, Аллаһуга кайтасыз.
أَلَمْ تَرَ إِلَى الْمَلَإِ مِنْ بَنِي إِسْرَائِيلَ مِنْ بَعْدِ مُوسَىٰ إِذْ قَالُوا لِنَبِيٍّ لَهُمُ ابْعَثْ لَنَا مَلِكًا نُقَاتِلْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۖ قَالَ هَلْ عَسَيْتُمْ إِنْ كُتِبَ عَلَيْكُمُ الْقِتَالُ أَلَّا تُقَاتِلُوا ۖ قَالُوا وَمَا لَنَا أَلَّا نُقَاتِلَ فِي سَبِيلِ اللَّهِ وَقَدْ أُخْرِجْنَا مِنْ دِيَارِنَا وَأَبْنَائِنَا ۖ فَلَمَّا كُتِبَ عَلَيْهِمُ الْقِتَالُ تَوَلَّوْا إِلَّا قَلِيلًا مِنْهُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالظَّالِمِينَ
Муса пәйгамбәрдән соң Ягъкуб балаларыннан бер җәмәгатьнең хәлен белдеңме? Алар үзләренең пәйгамбәре Юшагъ г-мгә әйттеләр: Безгә патша билгелә, без аңа буйсынып Аллаһ юлында кәферләр белән сугышыр идек, – дип. Юшагъ әйтте: Әгәр сезгә сугыш фарыз ителсә, ихтимал сугышмассыз, карышырсыз, – дип. Алар әйттеләр: Безгә ни булган Аллаһ юлында сугышмаска? Чөнки без шул кәферләр тарафыннан йортларыбыздан чыгарылдык һәм балаларыбыздан аерылдык, әлбәттә, алар белән сугышабыз. Кайчан аларга кәферләр белән сугышу фарыз ителде, алар сугыштан баш тарттылар, мәгәр бик азлары баш тартмады, гайрәт белән сугыштылар. Аллаһ сугыштан баш тарткан залимнәрне белә.
وَقَالَ لَهُمْ نَبِيُّهُمْ إِنَّ اللَّهَ قَدْ بَعَثَ لَكُمْ طَالُوتَ مَلِكًا ۚ قَالُوا أَنَّىٰ يَكُونُ لَهُ الْمُلْكُ عَلَيْنَا وَنَحْنُ أَحَقُّ بِالْمُلْكِ مِنْهُ وَلَمْ يُؤْتَ سَعَةً مِنَ الْمَالِ ۚ قَالَ إِنَّ اللَّهَ اصْطَفَاهُ عَلَيْكُمْ وَزَادَهُ بَسْطَةً فِي الْعِلْمِ وَالْجِسْمِ ۖ وَاللَّهُ يُؤْتِي مُلْكَهُ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَاللَّهُ وَاسِعٌ عَلِيمٌ
Пәйгамбәрләре әйтте: Аллаһ сезгә Талутны патша кылды. Алар пәйгамбәргә әйттеләр: Кайда инде ул Талутка безнең өстән патша булу, патша булу өчен без хаклырак, чөнки Талутка малдан байлык бирелмәгән. (Ләкин Талут ярлы булса да гакыллы, галим һәм көчле иде). Пәйгамбәрләре әйтте: Аллаһ сезгә Талутны патшалыкка ихтыяр кылды, дәхи аны белемдә һәм көчтә сездән артык кылды. Патша булу өчен бай булу шарт түгел, бәлки гакыллы, галим булу шарт. Аллаһ үзенең байлыгын теләгән бәндәсенә бирер, Аллаһ киңлек һәм белем иясе.
وَقَالَ لَهُمْ نَبِيُّهُمْ إِنَّ آيَةَ مُلْكِهِ أَنْ يَأْتِيَكُمُ التَّابُوتُ فِيهِ سَكِينَةٌ مِنْ رَبِّكُمْ وَبَقِيَّةٌ مِمَّا تَرَكَ آلُ مُوسَىٰ وَآلُ هَارُونَ تَحْمِلُهُ الْمَلَائِكَةُ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لَكُمْ إِنْ كُنْتُمْ مُؤْمِنِينَ
Пәйгамбәрләре әйтте Талутның Аллаһудан билгеләнгән патша икәнлеген: Аллаһудан бер сандык килер, аның эчендә күңелләрегез карар – табардай нәрсәләр булыр – Муса илә Һарунның гаиләләре калдырган Муса г-мнең таягы, чалмасы, чапаны һәм башка нәрсәләр булыр, ул сандыкны фәрештә алып килер. Аллаһудан сезгә бу сандыкның килүендә шиксез Талутның патша икәнлегенә галәмәт бар, әгәр бу галәмәтнең Аллаһудан булуына ышансагыз. Моннан соң алар Талутның патша икәнлегенә ышандылар. Талут 70 мең мөселман гаскәрен хәзерләп, кәферләр белән сугышырга юлга чыкты. Көн бик эссе иде, шул сәбәпле гаскәр Талуттан әчергә су сорады.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
