Surah Al-Baqara Ayah #221 Translated in Tatar
وَلَا تَنْكِحُوا الْمُشْرِكَاتِ حَتَّىٰ يُؤْمِنَّ ۚ وَلَأَمَةٌ مُؤْمِنَةٌ خَيْرٌ مِنْ مُشْرِكَةٍ وَلَوْ أَعْجَبَتْكُمْ ۗ وَلَا تُنْكِحُوا الْمُشْرِكِينَ حَتَّىٰ يُؤْمِنُوا ۚ وَلَعَبْدٌ مُؤْمِنٌ خَيْرٌ مِنْ مُشْرِكٍ وَلَوْ أَعْجَبَكُمْ ۗ أُولَٰئِكَ يَدْعُونَ إِلَى النَّارِ ۖ وَاللَّهُ يَدْعُو إِلَى الْجَنَّةِ وَالْمَغْفِرَةِ بِإِذْنِهِ ۖ وَيُبَيِّنُ آيَاتِهِ لِلنَّاسِ لَعَلَّهُمْ يَتَذَكَّرُونَ

Ислам динендә булмаган мөшрикә хатынга никахланмагыз, хәтта иман китереп, ислам динен тотучы булганга чаклы. Кол булган мөселман хатыны хәерле азат булган мөшрикә хатыннан, ул мөшрикә хатын чибәрлеге яки байлыгы белән сезне гәҗәбләндерсә дә. Янә мөшрик булган ирләргә мөселман булган хатыннарыгызны никахландырмагыз, хәтта иман китереп, Коръән юлына кереп мөселман булганнарына чаклы. Кол булган мөселман ир, әлбәттә, мөшрик булган ирдән хәерле, аның байлыгы яки яхшылыгы сезне гаҗәпләндерсә дә. Ул мөшрик ирләр һәм мөшрикә хатыннар сезне җәһәннәм утына чакыралар. Ягъни, аларга ир яки хатын булсагыз, үзләре белән җәһәннәмгә алып керерләр. Алардан ерак булыгыз! Аллаһ үзенең теләге белән сезне җәннәткә һәм ярлыкауга чакыра. Аллаһ үзенең аятьләрен кешеләргә бәян кыла вәгәзьләнсеннәр өчен.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba