Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #140 Translated in Tatar

قُولُوا آمَنَّا بِاللَّهِ وَمَا أُنْزِلَ إِلَيْنَا وَمَا أُنْزِلَ إِلَىٰ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطِ وَمَا أُوتِيَ مُوسَىٰ وَعِيسَىٰ وَمَا أُوتِيَ النَّبِيُّونَ مِنْ رَبِّهِمْ لَا نُفَرِّقُ بَيْنَ أَحَدٍ مِنْهُمْ وَنَحْنُ لَهُ مُسْلِمُونَ
Ий мөэминнәр әйтегез: Аллаһуга һәм үзебезгә иңдерелгән Коръәнгә һәм Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийгә, аларның балаларына иңдерелгән вәхийгә, Мусага иңдерелгән Тәүратка һәм дә барча пәйгамбәрләргә иңдерелгән вәхийләргә ышандык, пәйгамбәрләрне берсен икенчесеннән аермыйбыз, барчасына бертигез ышанабыз, һәм Аллаһуга итагать итеп, мөселман булабыз, – дип.
فَإِنْ آمَنُوا بِمِثْلِ مَا آمَنْتُمْ بِهِ فَقَدِ اهْتَدَوْا ۖ وَإِنْ تَوَلَّوْا فَإِنَّمَا هُمْ فِي شِقَاقٍ ۖ فَسَيَكْفِيكَهُمُ اللَّهُ ۚ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Әгәр яһүд һәм насара, сезнең кебек пәйгамбәрләргә дә, китапларга да, барчасына ышанып, Коръән белән гамәл кылсалар иде, әлбәттә, туры юлга күнелер иделәр. Әгәр бу эшләрдән баш тартсалар, ул вакытта алар, әлбәттә, адашмакталар. Коръән белән гамәл кылучы кешеләрнең һидияттә икәнлекләрен һәм Коръән белән гамәл кылмаучы кешеләрнең адашканлыкларын ачыклау, сиңа ярдәм бирергә Аллаһ үзе җитәдер. Ул ишетүче һәм белүче.
صِبْغَةَ اللَّهِ ۖ وَمَنْ أَحْسَنُ مِنَ اللَّهِ صِبْغَةً ۖ وَنَحْنُ لَهُ عَابِدُونَ
Коръән хөкемнәре Аллаһ динедер, шул дингә керегез! Аллаһ диненнән күркәмрәк дин булырмы? Шулай булгач, Аллаһ динен кабул итегез, һәм Аллаһуга гына гыйбадәт кылабыз һәм Аңа гына итагать итәбез, диегез!
قُلْ أَتُحَاجُّونَنَا فِي اللَّهِ وَهُوَ رَبُّنَا وَرَبُّكُمْ وَلَنَا أَعْمَالُنَا وَلَكُمْ أَعْمَالُكُمْ وَنَحْنُ لَهُ مُخْلِصُونَ
Янә, ий сез яһүдләр вә насаралар һәм бидәгәтче мөселманнар! Аллаһ хөкемнәре хакында безнең белән тартышасызмы? Батыл гамәлләрегезне, ялган дәлилләрегезне дөрес димәкче буласызмы? Бит Аллаһ сезнең да, безнең дә Раббыбыз. Без Коръән белән гамәл кылсак, файдасы үзебезгә булыр. Сез Коръән белән гамәл кылмасагыз, зарары үзегезгә булыр. Без Аллаһуга гыйбәдәт кылуда һәм Коръән белән гамәл кылуда ихласбыз.
أَمْ تَقُولُونَ إِنَّ إِبْرَاهِيمَ وَإِسْمَاعِيلَ وَإِسْحَاقَ وَيَعْقُوبَ وَالْأَسْبَاطَ كَانُوا هُودًا أَوْ نَصَارَىٰ ۗ قُلْ أَأَنْتُمْ أَعْلَمُ أَمِ اللَّهُ ۗ وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنْ كَتَمَ شَهَادَةً عِنْدَهُ مِنَ اللَّهِ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ
Әйә, сез әйтәсезме: Ибраһим, Исмагыйл, Исхак, Ягькуб һәм башка пәйгамбәрләр яһүд динендә яки насара динендә иделәр, – дип? Син аларга әйт: Пәйгамбәрләрнең кайсы диндә булганлыкларын сезме белүчерәк, яки Аллаһ белүчерәкме? Пәйгамбәрләр хакында белгән нәрсәсен Аллаһудан яшереп маташкан кеше хәтле залим кеше булырмы? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән һич гафил түгел.

Choose other languages: