Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #23 Translated in Tatar

وَيَا آدَمُ اسْكُنْ أَنْتَ وَزَوْجُكَ الْجَنَّةَ فَكُلَا مِنْ حَيْثُ شِئْتُمَا وَلَا تَقْرَبَا هَٰذِهِ الشَّجَرَةَ فَتَكُونَا مِنَ الظَّالِمِينَ
Аллаһ әйтте: Ий Адәм, үзең вә хатының – Һава җәннәттә торыгыз вә теләгән урыннан ашагыз, әмма ошбу агачка якын бармагыз, әгәр якын барсагыз, залимнәрдән булырсыз.
فَوَسْوَسَ لَهُمَا الشَّيْطَانُ لِيُبْدِيَ لَهُمَا مَا وُورِيَ عَنْهُمَا مِنْ سَوْآتِهِمَا وَقَالَ مَا نَهَاكُمَا رَبُّكُمَا عَنْ هَٰذِهِ الشَّجَرَةِ إِلَّا أَنْ تَكُونَا مَلَكَيْنِ أَوْ تَكُونَا مِنَ الْخَالِدِينَ
Аларга шайтан вәсвәсә кылды аларның ябык гаурәтләрен ачмак өчен һәм әйтте: Аллаһ сезнең фәрештә булуыгызны теләмәгәне яки җәннәттә мәңге калуыгызны теләмәгәне өчен сезне ошбу агачтан тыйды, – дип.
وَقَاسَمَهُمَا إِنِّي لَكُمَا لَمِنَ النَّاصِحِينَ
Тәхкыйк мин сезгә яхшылыкны телимен, – дип ант итте Иблис.
فَدَلَّاهُمَا بِغُرُورٍ ۚ فَلَمَّا ذَاقَا الشَّجَرَةَ بَدَتْ لَهُمَا سَوْآتُهُمَا وَطَفِقَا يَخْصِفَانِ عَلَيْهِمَا مِنْ وَرَقِ الْجَنَّةِ ۖ وَنَادَاهُمَا رَبُّهُمَا أَلَمْ أَنْهَكُمَا عَنْ تِلْكُمَا الشَّجَرَةِ وَأَقُلْ لَكُمَا إِنَّ الشَّيْطَانَ لَكُمَا عَدُوٌّ مُبِينٌ
Алдап аларны агачка якын китерде. Алар агачтан ашадылар, гаурәтләре ачылды вә җәннәт яфраклары белән гаурәтләрен капларга ашыктылар, аларга Раббылары кычкырды: Әйә! Мин сезне ошбу агачтан тыймадыммы? Вә тәхкыйк шайтан сезгә ачык дошман, сакланыгыз, дип әйтмәдемме? – дип.
قَالَا رَبَّنَا ظَلَمْنَا أَنْفُسَنَا وَإِنْ لَمْ تَغْفِرْ لَنَا وَتَرْحَمْنَا لَنَكُونَنَّ مِنَ الْخَاسِرِينَ
Адәм вә Хәва әйттеләр: Ий Раббыбыз, үзебезгә золым кылдык, әгәр безне ярлыкамасаң һәм рәхмәт кылмасаң, әлбәттә, бәхетсезләрдән булачакбыз, – дип.

Choose other languages: