Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #119 Translated in Tatar

قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَنْ تُلْقِيَ وَإِمَّا أَنْ نَكُونَ نَحْنُ الْمُلْقِينَ
Сихерчеләр әйттеләр: Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?
قَالَ أَلْقُوا ۖ فَلَمَّا أَلْقَوْا سَحَرُوا أَعْيُنَ النَّاسِ وَاسْتَرْهَبُوهُمْ وَجَاءُوا بِسِحْرٍ عَظِيمٍ
Муса әйтте: Сез ташлагыз, ташлаганнары заманда кешеләрнең күзләрен сихерләделәр вә куркыттылар һәм көчләре җиткәнчә олугъ сихерне күрсәттеләр, ташлаган таяк вә арканнары барчасы елан булып күренделәр.
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنْ أَلْقِ عَصَاكَ ۖ فَإِذَا هِيَ تَلْقَفُ مَا يَأْفِكُونَ
Мусага: Таягыңны җиргә ташла, – дип вәхий кылдык, Муса таягын ташлады исә, зур елан булып сихерчеләрнең елан булып күренгән таяк вә арканнарын йотып бетерде.
فَوَقَعَ الْحَقُّ وَبَطَلَ مَا كَانُوا يَعْمَلُونَ
Хаклык өскә чыгып аларның сихергә таянып эшләгән ялган эшләре батыл булды – юкка чыкты.
فَغُلِبُوا هُنَالِكَ وَانْقَلَبُوا صَاغِرِينَ
Шул урында сихерчеләр җиңелделәр вә хур булып кайттылар.

Choose other languages: