Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #115 Translated in Tatar

قَالُوا أَرْجِهْ وَأَخَاهُ وَأَرْسِلْ فِي الْمَدَائِنِ حَاشِرِينَ
Фиргаунга әйттеләр: Муса белән кардәш Һарунның эшләрен ашыктырма вә шәһәрләргә кешеләр җибәр, Муса янына җыелсыннар.
يَأْتُوكَ بِكُلِّ سَاحِرٍ عَلِيمٍ
Сиңа һәр оста сихерчене китерерләр, – дип.
وَجَاءَ السَّحَرَةُ فِرْعَوْنَ قَالُوا إِنَّ لَنَا لَأَجْرًا إِنْ كُنَّا نَحْنُ الْغَالِبِينَ
Сихерчеләр Фиргаунга җыелып килделәр вә әйттеләр: Әгәр Мусаны җиңсәк, әлбәттә, безгә бәясе кирәк булыр, – дип.
قَالَ نَعَمْ وَإِنَّكُمْ لَمِنَ الْمُقَرَّبِينَ
Фиргаун әйтте: Әгәр җиңсәгез, әлбәттә, сезгә бәясе булыр һәм, әлбәттә, минем якыннарымнан булырсыз, – дип.
قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَنْ تُلْقِيَ وَإِمَّا أَنْ نَكُونَ نَحْنُ الْمُلْقِينَ
Сихерчеләр әйттеләр: Ий Муса, синме әүвәл таягыңны ташлыйсың? Яки без әүвәл ташлыйкмы?

Choose other languages: