Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Araf Ayahs #112 Translated in Tatar

وَنَزَعَ يَدَهُ فَإِذَا هِيَ بَيْضَاءُ لِلنَّاظِرِينَ
Янә Муса изүеннән кулын чыгарды, шул вакыт аның кулын кояш кеби ялтырый торган итеп күрделәр.
قَالَ الْمَلَأُ مِنْ قَوْمِ فِرْعَوْنَ إِنَّ هَٰذَا لَسَاحِرٌ عَلِيمٌ
Фиргаун кауменең олылары әйттеләр: Тәхкыйк бу Муса бик оста сихерчедер, – дип.
يُرِيدُ أَنْ يُخْرِجَكُمْ مِنْ أَرْضِكُمْ ۖ فَمَاذَا تَأْمُرُونَ
Сезне Мысырдан куып чыгармакчы була, бу хакта нинди киңәш бирәсез, – диделәр.
قَالُوا أَرْجِهْ وَأَخَاهُ وَأَرْسِلْ فِي الْمَدَائِنِ حَاشِرِينَ
Фиргаунга әйттеләр: Муса белән кардәш Һарунның эшләрен ашыктырма вә шәһәрләргә кешеләр җибәр, Муса янына җыелсыннар.
يَأْتُوكَ بِكُلِّ سَاحِرٍ عَلِيمٍ
Сиңа һәр оста сихерчене китерерләр, – дип.

Choose other languages: