Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ankabut Ayahs #54 Translated in Tatar

وَقَالُوا لَوْلَا أُنْزِلَ عَلَيْهِ آيَاتٌ مِنْ رَبِّهِ ۖ قُلْ إِنَّمَا الْآيَاتُ عِنْدَ اللَّهِ وَإِنَّمَا أَنَا نَذِيرٌ مُبِينٌ
Мөшрикләр әйттеләр: Ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә Раббысыннан аның пәйгамбәрлегенә могъҗизалар иңдерелгән булса. Син аларга әйт: Могҗизалар Аллаһ хозурындадыр мин фәкать ышанмаган вә итагать итмәгән кешеләрне җәһәннәм ґәзабы белән куркытучымын.
أَوَلَمْ يَكْفِهِمْ أَنَّا أَنْزَلْنَا عَلَيْكَ الْكِتَابَ يُتْلَىٰ عَلَيْهِمْ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَرَحْمَةً وَذِكْرَىٰ لِقَوْمٍ يُؤْمِنُونَ
Без сиңа иңдергән Коръән аларга могъҗиза булырга җитмиме, ул Коръән аларга даим укыладыр, вә ул Коръәндә мөэминнәр өчен рәхмәт һәм вәгазьләр бар.
قُلْ كَفَىٰ بِاللَّهِ بَيْنِي وَبَيْنَكُمْ شَهِيدًا ۖ يَعْلَمُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۗ وَالَّذِينَ آمَنُوا بِالْبَاطِلِ وَكَفَرُوا بِاللَّهِ أُولَٰئِكَ هُمُ الْخَاسِرُونَ
Минем белән сезнең арада шаһид булырга Аллаһ үзе җитәдер диген, Ул җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләрне беләдер. Аллаһуга вә Аның аятьләренә ышануны инкяр итеп ялганга ышанучылар, алар хәсрәтләнүче вә һәлак булучылардыр.
وَيَسْتَعْجِلُونَكَ بِالْعَذَابِ ۚ وَلَوْلَا أَجَلٌ مُسَمًّى لَجَاءَهُمُ الْعَذَابُ وَلَيَأْتِيَنَّهُمْ بَغْتَةً وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Мөшрикләр синнән ґәзабны ашыктырып сорарлар, әгәр ґәзаб өчен билгеләнгән вакыт булмаса иде, әлбәттә, аларга ґәзаб килер иде, әлбәттә аларга ґәзаб искәрмәстән килер, хәлбуки алар ґәзабның килгәнен сизмәсләр.
يَسْتَعْجِلُونَكَ بِالْعَذَابِ وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمُحِيطَةٌ بِالْكَافِرِينَ
Алар Аллаһ ґәзабының дөньяда килүен ашыктырдылар. Бит аларны җәһәннәм чолгап алган үлү белән анда керерләр.

Choose other languages: