Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Ankabut Ayahs #47 Translated in Tatar

وَتِلْكَ الْأَمْثَالُ نَضْرِبُهَا لِلنَّاسِ ۖ وَمَا يَعْقِلُهَا إِلَّا الْعَالِمُونَ
Коръәндә бу кеби мисалларны кешеләргә бәян итәбез аңнарга җиңел булсын өчен, ләкин ул мисалларны галимнәрдән башкалар аңламаслар.
خَلَقَ اللَّهُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ بِالْحَقِّ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَةً لِلْمُؤْمِنِينَ
Аллаһ җирне вә күкләрне хаклык белән төзеде, Аллаһуның бу эшләреңдә Аны тану өчен мөэминнәргә дәлилләр бар.
اتْلُ مَا أُوحِيَ إِلَيْكَ مِنَ الْكِتَابِ وَأَقِمِ الصَّلَاةَ ۖ إِنَّ الصَّلَاةَ تَنْهَىٰ عَنِ الْفَحْشَاءِ وَالْمُنْكَرِ ۗ وَلَذِكْرُ اللَّهِ أَكْبَرُ ۗ وَاللَّهُ يَعْلَمُ مَا تَصْنَعُونَ
Ий Мухәммәд г-м, Коръәннән вәхий ителгән аятьләрне укыгыл вә намаз укыгыл, тәхкыйк намаз, фәхеш эштән дә ярамаган эшләрдән укучыны тыя, намаз, әлбәттә, Аллаһ зекерләренең иң зурысы, Аллаһ сезнең ни эшләгәннәрегезне белә.
وَلَا تُجَادِلُوا أَهْلَ الْكِتَابِ إِلَّا بِالَّتِي هِيَ أَحْسَنُ إِلَّا الَّذِينَ ظَلَمُوا مِنْهُمْ ۖ وَقُولُوا آمَنَّا بِالَّذِي أُنْزِلَ إِلَيْنَا وَأُنْزِلَ إِلَيْكُمْ وَإِلَٰهُنَا وَإِلَٰهُكُمْ وَاحِدٌ وَنَحْنُ لَهُ مُسْلِمُونَ
Китап әһелләре белән низагълашмагыз, мәгәр күркәм юл белән сөйләшегез, әгәр алар нинди юл белән булса да золым итсәләр, ул вакытта аларга катылык кылыгыз, әгәр алар сезнең белән әрепләшсәләр әйтегез: Аллаһудан сезгә һәм безгә иңгән китапларның һәммәсенә иман китерегез, сезнең вә безнең Илаһәбез бер генә Аллаһдыр, без Ул – Аллаһуга итагать итәбез.
وَكَذَٰلِكَ أَنْزَلْنَا إِلَيْكَ الْكِتَابَ ۚ فَالَّذِينَ آتَيْنَاهُمُ الْكِتَابَ يُؤْمِنُونَ بِهِ ۖ وَمِنْ هَٰؤُلَاءِ مَنْ يُؤْمِنُ بِهِ ۚ وَمَا يَجْحَدُ بِآيَاتِنَا إِلَّا الْكَافِرُونَ
Аларга китап иңдергәнебез кеби сиңа Коръән иңдердек. Без китап биргән кешеләрдән Коръәнгә иман китерүчеләре бар, Безнең аятьләребезгә каршы сөйләмәс вә инкяр итмәс, мәгәр имансыз кешеләр инкяр итәрләр.

Choose other languages: