Surah Al-Ankabut Ayahs #41 Translated in Tatar
فَكَذَّبُوهُ فَأَخَذَتْهُمُ الرَّجْفَةُ فَأَصْبَحُوا فِي دَارِهِمْ جَاثِمِينَ
Кавеме аны ялганга тотты, шуның өчен аларны каты ґәзаб белән тоттык, алар йортларында тезләнеп үлек булдылар.
وَعَادًا وَثَمُودَ وَقَدْ تَبَيَّنَ لَكُمْ مِنْ مَسَاكِنِهِمْ ۖ وَزَيَّنَ لَهُمُ الشَّيْطَانُ أَعْمَالَهُمْ فَصَدَّهُمْ عَنِ السَّبِيلِ وَكَانُوا مُسْتَبْصِرِينَ
Дәхи Гад, Сәмуд кавемнәрен дә һәлак иттек, ий мөшрикләр, аларның һәлак булган урыннары сезгә белдерелде, шайтан аларга батыл эшләрен зиннәтле итеп күрсәтте, вә аларны пәйгамбәрләре күрсәткән хак юлдан чыгарып адашу юлына кертте, бит алар гакыл вә басыйрәт ияләре иделәр, Аллаһ биргән белемне хак юлга кулланмыйча, һәлак булдылар.
وَقَارُونَ وَفِرْعَوْنَ وَهَامَانَ ۖ وَلَقَدْ جَاءَهُمْ مُوسَىٰ بِالْبَيِّنَاتِ فَاسْتَكْبَرُوا فِي الْأَرْضِ وَمَا كَانُوا سَابِقِينَ
Вә Карунны вә Фиргаунне һәм Һаманны һәлак иттек, Муса аларга ачык аңлатмалар белән килгән иде, алар исә Мысыр җирендә тәкәбберләнделәр, Безнең ґәзабтан котыла алмадылар.
فَكُلًّا أَخَذْنَا بِذَنْبِهِ ۖ فَمِنْهُمْ مَنْ أَرْسَلْنَا عَلَيْهِ حَاصِبًا وَمِنْهُمْ مَنْ أَخَذَتْهُ الصَّيْحَةُ وَمِنْهُمْ مَنْ خَسَفْنَا بِهِ الْأَرْضَ وَمِنْهُمْ مَنْ أَغْرَقْنَا ۚ وَمَا كَانَ اللَّهُ لِيَظْلِمَهُمْ وَلَٰكِنْ كَانُوا أَنْفُسَهُمْ يَظْلِمُونَ
Аларны һәммәсен үзләренең гөнаһлары сәбәпле тоттык, аларның бәгъзеләренә ташлар алып килгән җил җибәрдек (Лут кавемедер), аларның бәгъзеләрен фәрештәнең кычкыруы тотты (Мәдйән вә Сәмуд кавемнәредер), кайберсен җиргә йоттырдык (ул Карундыр) вә алардан кайберләрен суга батырдык (алар Фиргаун кавемедер), Аллаһ аларга золым итәр булмады ләкин алар явызлык белән үзләренә золым иттеләр.
مَثَلُ الَّذِينَ اتَّخَذُوا مِنْ دُونِ اللَّهِ أَوْلِيَاءَ كَمَثَلِ الْعَنْكَبُوتِ اتَّخَذَتْ بَيْتًا ۖ وَإِنَّ أَوْهَنَ الْبُيُوتِ لَبَيْتُ الْعَنْكَبُوتِ ۖ لَوْ كَانُوا يَعْلَمُونَ
Аллаһудан башка сынымнарны дус тоткан мөшрикләрнең мисалы, үрмәкүч кеби ул үзенә өй ясады, әлбәттә, өйләрнең зәгыйфьрәге үрмәкүч өедер, салкыннан, яңгырдан файда бирмидер, шуның кеби сынымнарны дус тоткан мөшрикләр дә алардан һич файда күрмәсләр, әгәр шуны белсәләр.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
