Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anfal Ayahs #11 Translated in Tatar

8:7
وَإِذْ يَعِدُكُمُ اللَّهُ إِحْدَى الطَّائِفَتَيْنِ أَنَّهَا لَكُمْ وَتَوَدُّونَ أَنَّ غَيْرَ ذَاتِ الشَّوْكَةِ تَكُونُ لَكُمْ وَيُرِيدُ اللَّهُ أَنْ يُحِقَّ الْحَقَّ بِكَلِمَاتِهِ وَيَقْطَعَ دَابِرَ الْكَافِرِينَ
Хәтерләгез, Аллаһ сезгә ике таифәнең берсен вәгъдә кылганыны, ягъни берсе кораллы таифә вә берсе коралсыз кәрван Таифәседер. Сез коралсыз булган кәрван Таифәсенең сезгә булуын телисез. Аллаһ үзенең аятьләре белән хак исламны ачмакны вә исламның өскә чыгуын тели, дәхи сезнең кораллы кәферләрне җиңүегез белән аларны бетерергә тели.
8:8
لِيُحِقَّ الْحَقَّ وَيُبْطِلَ الْبَاطِلَ وَلَوْ كَرِهَ الْمُجْرِمُونَ
Хакның-хаклыгын ачыклар өчен вә ялганның-ялганлыгын ачыклар өчен кәферләргә каршы сугышны фарыз кылды, гәрчә кәферләр мәкрүһ күрсәләр дә.
8:9
إِذْ تَسْتَغِيثُونَ رَبَّكُمْ فَاسْتَجَابَ لَكُمْ أَنِّي مُمِدُّكُمْ بِأَلْفٍ مِنَ الْمَلَائِكَةِ مُرْدِفِينَ
Сугышка кергәндә, Раббыгыздан ярдәм сораган вакытыгызда Аллаһ догагызны кабул итте һәм әйтте: Тәхкыйк мин сезгә алны-артны барып тоташучы мең фәрештә белән ярдәм итәчәкмен, – дип.
وَمَا جَعَلَهُ اللَّهُ إِلَّا بُشْرَىٰ وَلِتَطْمَئِنَّ بِهِ قُلُوبُكُمْ ۚ وَمَا النَّصْرُ إِلَّا مِنْ عِنْدِ اللَّهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ عَزِيزٌ حَكِيمٌ
Аллаһу тәгаләнең ул фәрештәләрне иңдермәге мөэминнәргә бәшарәт өчендер һәм күңелләрегез карар тапсын өчен. Ягъни гайрәтләре вә батырлыклары артсын өчен. Ярдәм һичкайдан, һичкемнән юк, мәгәр Аллаһудан гынадыр. Шиксез Аллаһ кодрәт вә хикмәт иясе.
إِذْ يُغَشِّيكُمُ النُّعَاسَ أَمَنَةً مِنْهُ وَيُنَزِّلُ عَلَيْكُمْ مِنَ السَّمَاءِ مَاءً لِيُطَهِّرَكُمْ بِهِ وَيُذْهِبَ عَنْكُمْ رِجْزَ الشَّيْطَانِ وَلِيَرْبِطَ عَلَىٰ قُلُوبِكُمْ وَيُثَبِّتَ بِهِ الْأَقْدَامَ
Сугыш сәфәрегездә Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә йокы салды, тынычланып йоклап куәт алдыгыз вә сезгә күктән яңгыр яудырыр пакьләнүегез өчен, юынып рәхәтләндегез вә ул яңгыр белән күңелегездән шайтан вәсвәсәсен китәрер өчен, чөнки шайтан: Үзегез Аллаһуның сөекле бәндәсебез дип әйтәсез, хәлбуки үзегез сулы урында да була алмадыгыз, – дип вәсвәсә кылган иде. Яңгыр яугач мөселманнар суга туендылар да шайтанның вәсвәсәсе юк булды. Дәхи ул яңгыр белән үзенең сезгә ярдәм бирәчәгенә ышануыгызны күңелләрегездә мәхкәм кылыр өчен, вә яңгыр белән аякларыгызны комлы җиргә куәтле кылыр өчен. Чөнки комлы җир, яңгыр яуса, такталанып ката.

Choose other languages: