Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #89 Translated in Tatar

وَإِسْمَاعِيلَ وَإِدْرِيسَ وَذَا الْكِفْلِ ۖ كُلٌّ مِنَ الصَّابِرِينَ
Вә Исмагыйлне, вә Идрисне, вә Зүл-кифелне хәтерләгез, боларның барчасы бәла-казаларга сабыр итүчеләрдән иде.
وَأَدْخَلْنَاهُمْ فِي رَحْمَتِنَا ۖ إِنَّهُمْ مِنَ الصَّالِحِينَ
Без аларны рәхмәтебезгә керттек, чөнки алар чын изгеләрдән иделәр.
وَذَا النُّونِ إِذْ ذَهَبَ مُغَاضِبًا فَظَنَّ أَنْ لَنْ نَقْدِرَ عَلَيْهِ فَنَادَىٰ فِي الظُّلُمَاتِ أَنْ لَا إِلَٰهَ إِلَّا أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ
Йунусны да хәтерләгез, ачуланып кавеменнән аерылып китте, ул уйлады кавемен ташлап киткән өчен Безнең аңа хөкем булмас дип. Ул караңгыда яки балык эчендә дога кылып әйтте: Йә Аллаһ синнән башка һич Илаһә юк, мәгәр син генә, Сине һәр кимчелектән пакь дип беләмен, Синең рөхсәтеңнән башка кавемемне ташлап китүем белән үземә золым итүчеләрдән булдым.
فَاسْتَجَبْنَا لَهُ وَنَجَّيْنَاهُ مِنَ الْغَمِّ ۚ وَكَذَٰلِكَ نُنْجِي الْمُؤْمِنِينَ
Аның догасын кабул иттек, вә аны кайгысыннан коткардык, әнә шулай мөэминнәрне коткарабыз.
وَزَكَرِيَّا إِذْ نَادَىٰ رَبَّهُ رَبِّ لَا تَذَرْنِي فَرْدًا وَأَنْتَ خَيْرُ الْوَارِثِينَ
Вә Зәкәрьяне дә хәтерләгез, Раббысына дога кылып әйтте: Йә Рабби мине баласыз ялгыз калдырма, бит Син варисларның иң хәерлесесең!

Choose other languages: