Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #8 Translated in Tatar

قَالَ رَبِّي يَعْلَمُ الْقَوْلَ فِي السَّمَاءِ وَالْأَرْضِ ۖ وَهُوَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ
Мухәммәд г-м әйтте: Минем Раббым җирдә вә күкләрдә булган сүзләрне белер, Ул сезнең сүзегезне ишетүче вә хәлегезне белүче.
بَلْ قَالُوا أَضْغَاثُ أَحْلَامٍ بَلِ افْتَرَاهُ بَلْ هُوَ شَاعِرٌ فَلْيَأْتِنَا بِآيَةٍ كَمَا أُرْسِلَ الْأَوَّلُونَ
Кәферләр әйттеләр: Ул Коръән Мухәммәднең төшендә саташып күргән нәрсәседер, бәлки ул Коръәнне үзеннән чыгарды да Аллаһудан дип ифтира кыйла, яки Мухәммәд шагыйрь булып Коръән дә аның шигыредер! Ул безгә пәйгамбәрлегенә могҗиза китерсен, әүвәлге пәйгамбәрләр китергән кеби.
مَا آمَنَتْ قَبْلَهُمْ مِنْ قَرْيَةٍ أَهْلَكْنَاهَا ۖ أَفَهُمْ يُؤْمِنُونَ
Бу кәферләрдән элек һичбер шәһәр кешеләре иман китермәделәр, Без аларны һәлак иттек, әйә хәзерге кәферләр иман китерерләрме?
وَمَا أَرْسَلْنَا قَبْلَكَ إِلَّا رِجَالًا نُوحِي إِلَيْهِمْ ۖ فَاسْأَلُوا أَهْلَ الذِّكْرِ إِنْ كُنْتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Ий Мухәммәд г-м, синнән элек тә пәйгамбәр итеп ирләрне генә җибәрдек, аларга аятьләребезне вәхий итәдер идек, белгән кешеләрдән сорагыз, әгәр белмәсәгез!
وَمَا جَعَلْنَاهُمْ جَسَدًا لَا يَأْكُلُونَ الطَّعَامَ وَمَا كَانُوا خَالِدِينَ
Әүвәлге пәйгамбәрләрне дә ашамый торган тәнле кылмадык һәм дөньяда мәңге кала торган да булмадылар.

Choose other languages: