Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anbiya Ayahs #14 Translated in Tatar

لَقَدْ أَنْزَلْنَا إِلَيْكُمْ كِتَابًا فِيهِ ذِكْرُكُمْ ۖ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Тәхкыйк Без сезгә, ий кешеләр, Коръән иңдердек, зекерегез, вәгазегез, иманыгыз һәм динегез шул Коръәндәдер – әллә аңламыйсызмы? Аңлаган булсагыз кабул итәр идегез.
وَكَمْ قَصَمْنَا مِنْ قَرْيَةٍ كَانَتْ ظَالِمَةً وَأَنْشَأْنَا بَعْدَهَا قَوْمًا آخَرِينَ
Күпме шәһәрне һәлак иттек, кешеләре имансыз залим иделәр, алар урынына икенче кешеләрне урынлаштырдык.
فَلَمَّا أَحَسُّوا بَأْسَنَا إِذَا هُمْ مِنْهَا يَرْكُضُونَ
Ул залимнәр Безнең ґәзабны күргәч, шәһәрләреннән ашыгып качарлар.
لَا تَرْكُضُوا وَارْجِعُوا إِلَىٰ مَا أُتْرِفْتُمْ فِيهِ وَمَسَاكِنِكُمْ لَعَلَّكُمْ تُسْأَلُونَ
Фәрештәләр әйтте: Качмагыз, кайтыгыз бирелгән нигъмәтләрегезгә вә тора торган өйләрегезгә, әлбәттә, барча эшләрегездән соралмыш булсагыз.
قَالُوا يَا وَيْلَنَا إِنَّا كُنَّا ظَالِمِينَ
Ґәзаб тоткач әйтерләр: Вәй безгә үкенеч вә һәлаклек, чөнки без залимнәр булдык.

Choose other languages: