Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Anaam Ayahs #96 Translated in Tatar

وَهَٰذَا كِتَابٌ أَنْزَلْنَاهُ مُبَارَكٌ مُصَدِّقُ الَّذِي بَيْنَ يَدَيْهِ وَلِتُنْذِرَ أُمَّ الْقُرَىٰ وَمَنْ حَوْلَهَا ۚ وَالَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِالْآخِرَةِ يُؤْمِنُونَ بِهِ ۖ وَهُمْ عَلَىٰ صَلَاتِهِمْ يُحَافِظُونَ
Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны дөресләүче, Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның әйләнәсендәге бөтен дөнья кешеләрен Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен; Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, вакытында үтәрләр.
وَمَنْ أَظْلَمُ مِمَّنِ افْتَرَىٰ عَلَى اللَّهِ كَذِبًا أَوْ قَالَ أُوحِيَ إِلَيَّ وَلَمْ يُوحَ إِلَيْهِ شَيْءٌ وَمَنْ قَالَ سَأُنْزِلُ مِثْلَ مَا أَنْزَلَ اللَّهُ ۗ وَلَوْ تَرَىٰ إِذِ الظَّالِمُونَ فِي غَمَرَاتِ الْمَوْتِ وَالْمَلَائِكَةُ بَاسِطُو أَيْدِيهِمْ أَخْرِجُوا أَنْفُسَكُمُ ۖ الْيَوْمَ تُجْزَوْنَ عَذَابَ الْهُونِ بِمَا كُنْتُمْ تَقُولُونَ عَلَى اللَّهِ غَيْرَ الْحَقِّ وَكُنْتُمْ عَنْ آيَاتِهِ تَسْتَكْبِرُونَ
Аллаһуга ялган сүзне ифтира итүчедән дә залимрәк кеше бармы? Яки ул залим: Миңа вәхий килде, – дип ялганнар, хәлбуки аңа һичнинди вәхий килгәне юк, яки Аллаһ иңдергән аятьләрне мин дә иңдерә алам, дияр. Әгәр залимнәрнең үлгән вакытларын күрсәң бик авыр хәлдә, каты ґәзаб астында булырлар. Фәрештәләр аларга: Җаннарыгызны чыгарыгыз, – дип, кулларын сузып каты сугарлар. Бүген хур итүче ґәзаб белән җәза ителәсез, Аллаһуга тиешсез сүзләр әйткәнегез һәм Аның аятьләре белән гамәл кылудан тәкәбберләнгәнегез өчен.
وَلَقَدْ جِئْتُمُونَا فُرَادَىٰ كَمَا خَلَقْنَاكُمْ أَوَّلَ مَرَّةٍ وَتَرَكْتُمْ مَا خَوَّلْنَاكُمْ وَرَاءَ ظُهُورِكُمْ ۖ وَمَا نَرَىٰ مَعَكُمْ شُفَعَاءَكُمُ الَّذِينَ زَعَمْتُمْ أَنَّهُمْ فِيكُمْ شُرَكَاءُ ۚ لَقَدْ تَقَطَّعَ بَيْنَكُمْ وَضَلَّ عَنْكُمْ مَا كُنْتُمْ تَزْعُمُونَ
Бүген тәхкыйк алдыма ялгыз килдегез, мин сезне әүвәлдә ялгыз халык кылган кеби, вә без биргән балаларыгызны, малларыгызны артыгызда калдырып киттегез һәм яныгызда шәфәгатьчеләрегезне күрмисез, Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез ахирәттә, әлбәттә, шәфәгать итәләр дип низаглаша идегез, кайда алар? Тәхкыйк бүген Аллаһуга тиңдәш кылган нәрсәләрегез белән сезнең арада мөнәсәбәт киселде, һәм Аллаһудан башка заттан көткән Шәфәгатьләр, бидеґәт гамәлләрдән көткән сәваблар югалдылар.
إِنَّ اللَّهَ فَالِقُ الْحَبِّ وَالنَّوَىٰ ۖ يُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَمُخْرِجُ الْمَيِّتِ مِنَ الْحَيِّ ۚ ذَٰلِكُمُ اللَّهُ ۖ فَأَنَّىٰ تُؤْفَكُونَ
Шиксез, Аллаһу тәгалә вак орлыкларны һәм җимеш тешләрене яручы, ягъни җиргә салган һәр орлыкны үстерүче, Ул үлектән терекне чыгарыр вә теректән үлекне чыгарыр, бу эшләрне эшләүче – Аллаһудыр, Аллаһудан ничек дүнәсез, ягъни Аңа итагать итүне ничек куясыз?
فَالِقُ الْإِصْبَاحِ وَجَعَلَ اللَّيْلَ سَكَنًا وَالشَّمْسَ وَالْقَمَرَ حُسْبَانًا ۚ ذَٰلِكَ تَقْدِيرُ الْعَزِيزِ الْعَلِيمِ
Ул таңны булдыручы вә төнне ял итәргә пәрдә кылды һәм кояш белән айны көн хисапларын белергә уңай кылды, бу эшләрне кылучы – кодрәт вә белем иясе Аллаһ.

Choose other languages: