Surah Al-Ahzab Ayahs #28 Translated in Tatar
لِيَجْزِيَ اللَّهُ الصَّادِقِينَ بِصِدْقِهِمْ وَيُعَذِّبَ الْمُنَافِقِينَ إِنْ شَاءَ أَوْ يَتُوبَ عَلَيْهِمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ كَانَ غَفُورًا رَحِيمًا
Аллаһ ґәһедләрендә торган туры мөэминнәргә изге җәзалар белән җәза кылмак өчен, вә тәүбә итмәсәләр монафикъларны ґәзаб кылыр өчен, әгәр тәүбә итсәләр тәүбәләрен кабул итәр өчен, тәүбә итеп төзәлүчене, әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.
وَرَدَّ اللَّهُ الَّذِينَ كَفَرُوا بِغَيْظِهِمْ لَمْ يَنَالُوا خَيْرًا ۚ وَكَفَى اللَّهُ الْمُؤْمِنِينَ الْقِتَالَ ۚ وَكَانَ اللَّهُ قَوِيًّا عَزِيزًا
Аллаһ кәферләрне хандак сугышыннан ачуланганнары хәлдә кире кайтарды өметләренә ирешә алмадылар, җил вә фәрештәләр җибәреп мөэминнәргә ярдәм итәргә Аллаһ үзе җитте. Аллаһ куәтле вә җиңүче булды
وَأَنْزَلَ الَّذِينَ ظَاهَرُوهُمْ مِنْ أَهْلِ الْكِتَابِ مِنْ صَيَاصِيهِمْ وَقَذَفَ فِي قُلُوبِهِمُ الرُّعْبَ فَرِيقًا تَقْتُلُونَ وَتَأْسِرُونَ فَرِيقًا
Кариза яһүдләре, Мәккә мөшрикләренә ярдәм итеп тордылар. Хандак сугышыннан соң ул авылны Аллаһ басып алырга боерды. Мөселманнар гаскәрен күргәч, саклана торган ныгытмага кереп бикләнделәр. Мөселманнар бу ныгытманы берничә көн камап тордылар. Аллаһ әйттте: Аллаһ мөшрикләр гаскәренә ярдәм итүче китап әһеле яһүдләрне кальгадан, ныгытмадан чыгарды, вә күңелләренә курку салды, каршылык күрсәткәннәрен сез үтердегез, кайберләрен кулга алдыгыз.
وَأَوْرَثَكُمْ أَرْضَهُمْ وَدِيَارَهُمْ وَأَمْوَالَهُمْ وَأَرْضًا لَمْ تَطَئُوهَا ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرًا
Дәхи Аллаһ аларның җирләрен, йортларын вә малларын сезгә мирас итеп бирде, вә җир өстендә сезнең аякларыгыз басмаган күп кенә җирләрне сезгә мирас итеп бирде, Аллаһ һәрнәрсәгә кадир булды.
يَا أَيُّهَا النَّبِيُّ قُلْ لِأَزْوَاجِكَ إِنْ كُنْتُنَّ تُرِدْنَ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا وَزِينَتَهَا فَتَعَالَيْنَ أُمَتِّعْكُنَّ وَأُسَرِّحْكُنَّ سَرَاحًا جَمِيلًا
Мухәммәд г-мнең хатыннары яхшы киемнәр һәм яхшы зиннәтләр таләп иттеләр. Ул хакта Аллаһ әйтте: Ий пәйгамбәр, хатыннарыңа әйт, әгәр сез дөнья байлыгын вә аның зиннәтен теләсәгез, килегез, мин сезгә сез сораган дөнья нәрсәләрен бирермен, вә һич зарар итмичә яхшылык белән талак итәрмен.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
