Quran Apps in many lanuages:

Surah Adh-Dhariyat Ayahs #39 Translated in Tatar

فَأَخْرَجْنَا مَنْ كَانَ فِيهَا مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
Без чыгардык ул шәһәрдән Лут кавеме эченнән мөэмин булган кешеләрне.
فَمَا وَجَدْنَا فِيهَا غَيْرَ بَيْتٍ مِنَ الْمُسْلِمِينَ
Лут пәйгамбәр кавеме шәһәрләрендә бер генә мөселман йортын таптык, ягъни Лут пәйгамбәр йорты гына мөселман йорты иде.
وَتَرَكْنَا فِيهَا آيَةً لِلَّذِينَ يَخَافُونَ الْعَذَابَ الْأَلِيمَ
Алар яшәгән шәһәрләрдә, аларның һәлак булганлыгын күрсәтүче галәмәтләр калдырдык, рәнҗешүче Аллаһ ґәзабынннан куркучылар өчен.
وَفِي مُوسَىٰ إِذْ أَرْسَلْنَاهُ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ بِسُلْطَانٍ مُبِينٍ
Дәхи Муса пәйгамбәрдә галәмәтләр кылдык, Без аны ачык аңлатучы аятьләр белән Фиргаунгә җибәргәч
فَتَوَلَّىٰ بِرُكْنِهِ وَقَالَ سَاحِرٌ أَوْ مَجْنُونٌ
Фиргаун ґәскәре белән бергә Ислам динен кабул итүдән йөз чөерде, вә әйтте: Ул Муса сихерче яки җенләнгәндер, – дип.

Choose other languages: