Quran Apps in many lanuages:

Surah Ad-Dukhan Ayahs #52 Translated in Tatar

ثُمَّ صُبُّوا فَوْقَ رَأْسِهِ مِنْ عَذَابِ الْحَمِيمِ
Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен.
ذُقْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْكَرِيمُ
Соңра аңа әйтерләр: Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең.
إِنَّ هَٰذَا مَا كُنْتُمْ بِهِ تَمْتَرُونَ
Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр, – дип.
إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي مَقَامٍ أَمِينٍ
Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар.
فِي جَنَّاتٍ وَعُيُونٍ
Вә ашамак эчмәк илә ләззәтләнә торган бакчалар һәм чишмәләр илә файдаланырлар.

Choose other languages: