Quran Apps in many lanuages:

Surah Ad-Dukhan Ayahs #51 Translated in Tatar

خُذُوهُ فَاعْتِلُوهُ إِلَىٰ سَوَاءِ الْجَحِيمِ
Зүбани этләренә әйтелер: Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез.
ثُمَّ صُبُّوا فَوْقَ رَأْسِهِ مِنْ عَذَابِ الْحَمِيمِ
Соңра ґәзаб фәрештәләренә әйтелер: Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын очен.
ذُقْ إِنَّكَ أَنْتَ الْعَزِيزُ الْكَرِيمُ
Соңра аңа әйтерләр: Таты ґәзабыңны, син дөньяда кавемең каршында байлыгың вә зурлыгың илә ґәзиз вә хөрмәтле идең.
إِنَّ هَٰذَا مَا كُنْتُمْ بِهِ تَمْتَرُونَ
Ошбу ґәзаб, сез дөньяда вакытыгызда ышанмаган вә көлгән ґәзабыгыздыр, – дип.
إِنَّ الْمُتَّقِينَ فِي مَقَامٍ أَمِينٍ
Дөреслектә Коръән белән гамәл кылучы тәкъва мөэминнәр җәннәттә тыныч имин урында булырлар.

Choose other languages: