Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #100 Translated in Tatar

إِنَّ أَوَّلَ بَيْتٍ وُضِعَ لِلنَّاسِ لَلَّذِي بِبَكَّةَ مُبَارَكًا وَهُدًى لِلْعَالَمِينَ
Дөреслектә кешеләргә гыйбадәт өчен салынган өйнең әүвәле Мәккәдәге Кәгъбәтүллаһдыр. Мәккә шәһәре кешеләр өчен мөбарәк, Кәгъбәтүллаһ барча галәмнәр өчен һидәят билгесе.
فِيهِ آيَاتٌ بَيِّنَاتٌ مَقَامُ إِبْرَاهِيمَ ۖ وَمَنْ دَخَلَهُ كَانَ آمِنًا ۗ وَلِلَّهِ عَلَى النَّاسِ حِجُّ الْبَيْتِ مَنِ اسْتَطَاعَ إِلَيْهِ سَبِيلًا ۚ وَمَنْ كَفَرَ فَإِنَّ اللَّهَ غَنِيٌّ عَنِ الْعَالَمِينَ
Ул Кәгьбәтүллаһда билгеле галәмәтләр бар, шулардан берсе Ибраһим г-мнең ташка баткан аяк эзләредер. Анда кергән кеше гаепле булса да, анда чагында хөкем ителүдән иминдер. Көче җиткән кешеләргә Аллаһуга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз. Берәү хаҗның, фарызлыгын инкяр итсә, көче җитеп тә хаҗ кылмаса, зарары үзенә. Аллаһ бөтен галәмнәр мәхлугыннан мөстәгънидер, һичберсенең гамәленә мохтаҗ түгел, карышкан кешеләрне ґәзаб кылыр.
قُلْ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لِمَ تَكْفُرُونَ بِآيَاتِ اللَّهِ وَاللَّهُ شَهِيدٌ عَلَىٰ مَا تَعْمَلُونَ
Әйт: Ий китап әһелләре, ни өчен Аллаһуның аятьләрен инкяр итәсез? Бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегезгә, әлбәттә, шаһит, – дип.
قُلْ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لِمَ تَصُدُّونَ عَنْ سَبِيلِ اللَّهِ مَنْ آمَنَ تَبْغُونَهَا عِوَجًا وَأَنْتُمْ شُهَدَاءُ ۗ وَمَا اللَّهُ بِغَافِلٍ عَمَّا تَعْمَلُونَ
Әйт: Ий китап әһелләре, ни өчен ислам диненә зарар өстәп, иман китергән кешеләрне Аллаһ юлыннан тыясыз? Бит үзегез исламның хаклыгына шәһитләрсез. Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән гафил түгел.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا إِنْ تُطِيعُوا فَرِيقًا مِنَ الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ يَرُدُّوكُمْ بَعْدَ إِيمَانِكُمْ كَافِرِينَ
Ий мөэминнәр! Әгәр китабий кәферләрдән бер фиркага иярсәгез, аларга итагать итсәгез, алар сезне иман китергәнегездән соң кире көферлеккә кайтарырлар.

Choose other languages: