Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #67 Translated in Tatar

فَإِنْ تَوَلَّوْا فَإِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ بِالْمُفْسِدِينَ
Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар.
قُلْ يَا أَهْلَ الْكِتَابِ تَعَالَوْا إِلَىٰ كَلِمَةٍ سَوَاءٍ بَيْنَنَا وَبَيْنَكُمْ أَلَّا نَعْبُدَ إِلَّا اللَّهَ وَلَا نُشْرِكَ بِهِ شَيْئًا وَلَا يَتَّخِذَ بَعْضُنَا بَعْضًا أَرْبَابًا مِنْ دُونِ اللَّهِ ۚ فَإِنْ تَوَلَّوْا فَقُولُوا اشْهَدُوا بِأَنَّا مُسْلِمُونَ
Әйт: Ий китап әһелләре безнең һәм сезнең өчен бер тигез хак булган Коръәндәге Аллаһ сүзләренә килегез! Ул сүзләр Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмаубыз һәм Аллаһуга һичкем тиңдәш кылмаубыз, һәм дә Аллаһудан башка бер-беребезне Илаһә урнына тотмаубыздыр. Әгәр Коръән юлына керүдән баш тартсалар, аларга әйтегез: Безнең Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәр икәнлегебезгә шаһит булыгыз – дип.
يَا أَهْلَ الْكِتَابِ لِمَ تُحَاجُّونَ فِي إِبْرَاهِيمَ وَمَا أُنْزِلَتِ التَّوْرَاةُ وَالْإِنْجِيلُ إِلَّا مِنْ بَعْدِهِ ۚ أَفَلَا تَعْقِلُونَ
Ий китап әһелләре ни өчен Ибраһим хакында сүз көрәштерәсез? (Яһүдләр, Ибраһим безнең диндә диләр, насаралар да Ибраһим безнең диндә диләр.) Бит Тәүрат һәм Инҗил Ибраһимнән соң иңдерелде. Ә сез исә ул китапларны үзгәртеп яһүд һәм насара булдыгыз, шуны инсаф илә уйлап карамыйсызмы?
هَا أَنْتُمْ هَٰؤُلَاءِ حَاجَجْتُمْ فِيمَا لَكُمْ بِهِ عِلْمٌ فَلِمَ تُحَاجُّونَ فِيمَا لَيْسَ لَكُمْ بِهِ عِلْمٌ ۚ وَاللَّهُ يَعْلَمُ وَأَنْتُمْ لَا تَعْلَمُونَ
Ий китабий кәферләр ни өчен Мухәммәд г-м белән тартышасыз аның хак пәйгамбәр икәнен белә торып? Аң булыгыз бу эшегез сезнең өчен бик ямандыр! Әмма Ибраһимнең кайсы диндә икәнен белмичә тартышуыгыз тагын да кабахәт эшдер. Ибраһимнең динен Аллаһ белүчерәк ләкин сез белмисез.
مَا كَانَ إِبْرَاهِيمُ يَهُودِيًّا وَلَا نَصْرَانِيًّا وَلَٰكِنْ كَانَ حَنِيفًا مُسْلِمًا وَمَا كَانَ مِنَ الْمُشْرِكِينَ
Ибраһим яһүд динендә дә булмады, ләкин хак тарафына нык авышкан чын мөселман иде, вә ул Аллаһуга ширк катучылардан да булмады.

Choose other languages: