Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #63 Translated in Tatar

إِنَّ مَثَلَ عِيسَىٰ عِنْدَ اللَّهِ كَمَثَلِ آدَمَ ۖ خَلَقَهُ مِنْ تُرَابٍ ثُمَّ قَالَ لَهُ كُنْ فَيَكُونُ
Гыйсаның атасыз халык кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм г-м кебидер. Адәмнең тәнен балчыктан төзеде дә соңра аңа Адәм бул диде, Адәм булды. Тыкса да Аллаһуның бар бул дип әйтүе белән булды.
الْحَقُّ مِنْ رَبِّكَ فَلَا تَكُنْ مِنَ الْمُمْتَرِينَ
Гыйса хакында булган хак сүзләр: Раббыңнан, шикләнүчеләрдән булма!
فَمَنْ حَاجَّكَ فِيهِ مِنْ بَعْدِ مَا جَاءَكَ مِنَ الْعِلْمِ فَقُلْ تَعَالَوْا نَدْعُ أَبْنَاءَنَا وَأَبْنَاءَكُمْ وَنِسَاءَنَا وَنِسَاءَكُمْ وَأَنْفُسَنَا وَأَنْفُسَكُمْ ثُمَّ نَبْتَهِلْ فَنَجْعَلْ لَعْنَتَ اللَّهِ عَلَى الْكَاذِبِينَ
Ачык дәлилләр килгәннән соң берәү Гыйса хакында синең белән бәхәсләшсә, син аларга әйт: Без үзебез, балаларыбыз һәм хатыннарыбыз һәм сез үзегез, балаларыгыз һәм хатыннарыгыз бер урынга җыелыйк, аннары Гыйса хакында кем ялган сөйләсә аңа Аллаһуның ләгънәте булсын дип Аллаһудан сорап бер-беребезгә дога кылышырбыз – дип. Кәферләр, мөселманнарның ләгънәте төшүдән куркып килмәделәр.
إِنَّ هَٰذَا لَهُوَ الْقَصَصُ الْحَقُّ ۚ وَمَا مِنْ إِلَٰهٍ إِلَّا اللَّهُ ۚ وَإِنَّ اللَّهَ لَهُوَ الْعَزِيزُ الْحَكِيمُ
Гыйса хакында сөйләгән бу кыйсса әлбәттә хактыр. Аллаһудан башка Илаһә юк, мәгәр Аллаһ әзе генә, Ул – Аллаһ әлбәттә һәр эшендә җиңүче һәм белеп хөкем итүче.
فَإِنْ تَوَلَّوْا فَإِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ بِالْمُفْسِدِينَ
Әгәр Коръән белән гамәл кылып төзәлүдән баш тартсалар, шиксез Аллаһ явызлык кылучы азгыннарны белә, Аның ґәзабыннан котыла алмаслар.

Choose other languages: