Quran Apps in many lanuages:

Surah Aal-E-Imran Ayahs #31 Translated in Tatar

تُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَتُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ ۖ وَتُخْرِجُ الْحَيَّ مِنَ الْمَيِّتِ وَتُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنَ الْحَيِّ ۖ وَتَرْزُقُ مَنْ تَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ
Ий Аллаһ! Син кичне көнгә, көнне кичкә кертәсең, үлекне теректән чыгарасың, һәм терекне үлектән чыгарасың, һәм дә теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең.
لَا يَتَّخِذِ الْمُؤْمِنُونَ الْكَافِرِينَ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِ الْمُؤْمِنِينَ ۖ وَمَنْ يَفْعَلْ ذَٰلِكَ فَلَيْسَ مِنَ اللَّهِ فِي شَيْءٍ إِلَّا أَنْ تَتَّقُوا مِنْهُمْ تُقَاةً ۗ وَيُحَذِّرُكُمُ اللَّهُ نَفْسَهُ ۗ وَإِلَى اللَّهِ الْمَصِيرُ
Мөэминнәр мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тотмасыннар. Чөнки аларга дус булу ахырда кәфер булуга сәбәптер. Бу аять иңгәннән соң бер мөэмин кәферләргә дус булса, аңа Аллаһудан һичнәрсә юктыр. Мәгәр кәферләрнең үтерү белән янаулары булганда тыштан гына дуслык күрсәтергә ярый, Коръәнгә каршы булган әмерләрен рия белән генә үтәргә мөмкин була. Ләкин иманга зарар килүдән курку, һәм күңелдә иманны нык саклау тиешдер. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта, әлбәттә, куркыгыз! Бит ахырда хөкем ителү өчен кайтачак урын Аллаһ хозурында.
قُلْ إِنْ تُخْفُوا مَا فِي صُدُورِكُمْ أَوْ تُبْدُوهُ يَعْلَمْهُ اللَّهُ ۗ وَيَعْلَمُ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Әйт: Күңелләрегездә булган теләкләрегезне кирәк – яшерегез, кирәк – белдерегез Аллаһ аны беләдер һәм җир, күкләрдә булган нәрсәләрне дә белә. Аллаһ һәрнәрсәгә кадир.
يَوْمَ تَجِدُ كُلُّ نَفْسٍ مَا عَمِلَتْ مِنْ خَيْرٍ مُحْضَرًا وَمَا عَمِلَتْ مِنْ سُوءٍ تَوَدُّ لَوْ أَنَّ بَيْنَهَا وَبَيْنَهُ أَمَدًا بَعِيدًا ۗ وَيُحَذِّرُكُمُ اللَّهُ نَفْسَهُ ۗ وَاللَّهُ رَءُوفٌ بِالْعِبَادِ
Кыямәт көнне һәр изге кеше эшләгән изге эшләренең әҗерен хәзерләнеп, алдына куелганын табар. Бозык эшләрне эшләүчеләр дә гөнаһлары алларына куелганны күрерләр. Бу явыз эшләрнең иясе, явыз эшләре белән үзенең арасын бик ерак булуны теләр, ләкин явыз эшләре үзе белән мәңге бергә булыр. Аллаһ сезне үзенең ґәзабы белән куркыта. Ґәзабыннан куркып, Аллаһуга итагать иткән мөэмин бәндәләренә Ул миһербанлы.
قُلْ إِنْ كُنْتُمْ تُحِبُّونَ اللَّهَ فَاتَّبِعُونِي يُحْبِبْكُمُ اللَّهُ وَيَغْفِرْ لَكُمْ ذُنُوبَكُمْ ۗ وَاللَّهُ غَفُورٌ رَحِيمٌ
Ий Мухәммәд г-м әйт: Әгәр Аллаһуны сөяр булсагыз миңа иярегез, миңа иярсәгез Аллаһ сезне сөйәр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһ юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле.

Choose other languages: